Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин белән Трамп телефоннан 28 гыйнварда сөйләшәчәк


Владимир Путин (архив фотосы)
Владимир Путин (архив фотосы)

Русия һәм АКШ президентлары Владимир Путин һәм Дональд Трампның телефон аша беренче сөйләшүе 28 гыйнварга билгеләнгән. Бу хакта Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков белдерде.

Элегрәк АКШың CNN телеканалы, АКШ президенты хакимиятендәге бер түрә сүзләренә таянып, Путин белән Трамп арасында сөйләшүнең бу шимбәгә планлаштырылуын хәбәр иткән иде.

Ноябрьдә АКШта үткән президент сайлавыннан соң Путин белән Трамп телефоннан сөйләшкән иде инде. Русия президенты Трампны җиңүе белән котлады.

Трамп сайлау алдыннан Русия белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга ниятләвен берничә тапкыр белдерде. Бу мөнәсәбәтләрнең яхшыруына Кремльдә дә өмет итәләр.

Гыйнвар башында Американың махсус хезмәтләре Русияне АКШ президенты сайлавына тыкшынып, Трампка җиңү яуларга ярдәм итүдә гаепләде. Русия хакимиятенең хакерлар ярдәмендә АКШның демократлар фиркасе серверларына үтеп керүен Трамп таныды, әмма моның сайлаулар нәтиҗәсенә тәэсирен кире какты.

XS
SM
MD
LG