Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татфондбанк һәм Интехбанктан акчаларын ала алмаучылар Чаллыда пикет үткәрде


Татфондбанк һәм Интехбанктан акчаларын ала алмаучы иллеләп кеше бүген Чаллыда пикет үткәрде. Чара Җиңү паркында үтте.

Протестчылар банкларга санация үткәрергә, аларның җитәкчеләрен җавапка тартырга таләп итте. Кулларында: "Акчаларны кайтарыгыз – Татфондбанкка санация үткәрегез", "Татфондбанк бөлгенлеге – гаиләбез бөлгенлеге", "Татфондбанк һәм Интехбанкны үтерсәгез – Татарстанда кече бизнесны үтерәчәксез", "Без – күп, санация таләп итәбез", "Картлыгыма миллион туплаган идем, миллиардерлар талады", "Сез булдырасыз – ыштансыз калдырасыз" кебек шигарләр бар иде.

21 гыйнвар Казанда үткән митингта ике йөздән артык кеше катнашкан иде. Банклардан акчаларын ала алмаучылар якын арада Мәскәүдә каршылык чарасы үткәрергә җыена.

Безнең Telegram каналына язылыгыз һәм төп яңалыкларны беренче булып белегез.​

XS
SM
MD
LG