Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә гаиләдә көч куллану 2015 елда 20ләп процентка арткан


Росстат мәгълүматларына караганда, гаилә әгъзаларына карата көч кулланулар, 2014 ел белән чагыштырганда 2015 елда 18,4 процентка арткан.

Зыян күрүчеләрнең күпчелеге хатын-кызлар – 35,9 мең. Аларның 17,7 меңе ирләре тарафыннан кыйналган. Хатыны тарафыннан кыйналган ирләр саны ике мең кеше тәшкил итә.

2015 елда гаиләдә көч кулланудан 10,6 мең бала каза күргән.

Белгечләр фикеренчә, күпчелек очракта көч куллану ир яки хатын хәмер йә наркотик кулланган гаиләдә күзәтелә. Әмма беренче карашка уңышлы күренгән гаиләләрдә дә көч кулланулар еш очрый дип яза "Известия".

27 гыйнварда Русия Дәүләт Думасы гаиләләрдә беренче тапкыр көч куллануны административ эш итеп кенә карау турындагы канун өлгесен өченче, соңгы укылышта хуплады.

Татарстанда узган елның соңгы ун аенда гаиләдә хатын-кызга карата көч куллануның 2146 очрагы теркәлгән. Шуларның 150сендә хатыннар авыр җәрәхәтләрдән үлгән. 2015 елда 5790 хатын-кыз гаиләсендә золым күрүдән зарланып, полициягә мөрәҗәгать иткән булган.

Шул ук вакытта Татарстанда ирләреннән золым күргән хатын-кызларга ярдәм күрсәтүче оешмаларның булмавы, психологларга кытлык булуы да ачыкланды.

XS
SM
MD
LG