Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 04:26

3, 4 һәм 24 февральдә Камал театрының кече сәхнәдә Хәсән Туфан һәм Туфан Миңнуллин әсәрләре нигезендә куелган "Агыла да болыт агыла" шигъри спектакле премьерасы уза.

"Агыла да болыт агыла" спектакле Хәсән Туфанның Новосибирски якларында сөргендә язылган шигырьләреннән тора. Тексты Туфан Миңнуллинның биографик пьесасы эпизодлары нигезендә тезелгән. Әсәрдәге төп тема - ялгызлык, иң якын кешеләрне, туган якны өзелеп сагыну.

Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов әйтүенчә, шигъри спектакльләр кую юнәлешендә эш инде күптән барган. Моңарчы Ркаил Зәйдулла, Дәрдемәнд әсәрләре сәхнәләштерелсә дә, алар бары тик шигъри-музыкаль композиция буларак кына ачылганнар. "Агыла да болыт агыла" исә Камалда шигърияткә нигезләнеп эшләнгән беренче тулы канлы драматик спектакль икән.

Режиссеры – театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев төркемендә дүрт ел укыган, хәзер ГИТИСның 4нче курсында белем алучы Айдар Җаббаров. Аңа сәхнәләштерү өчен ике мәшһүр шагыйрь - Такташ һәм Хәсән Туфан иҗаты тәкъдим ителгән. Яшь режиссер соңгысын сайлаган. Айдар Җаббаров классикага инде беренче генә мөрәҗәгать итми икән. 2015 елда “Нәүрүз” фестивалендә ул Михаил Булгаковның “Собачье сердце” әсәрен сәхнәләштергән булган.

“Агыла да болыт агыла” куелышы ягыннан Камалда уйналган башка әсәрләрдән аерылып тора. Әсәрдә тамашачы үзе уйлап бетерергә тиешле урыннар күп.

Спектакльнең Мәскәү рухында икәнлеге сизелә

"Спектакльнең Мәскәү рухында икәнлеге сизелә. Чыннан да, сәхнә бизәлеше, ут куелышы гадәти түгел", ди латыш егете Пауль ролен башкаручы Камал артисты Илнур Закиров. Рәссам Булат Ибраһимов декорацияләрне махсус минималистик стильдә ясый. Спектакльнең башыннан ахырына кадәр сәхнә уртасында агач диварлар тора. Ул вагон ролен дә үти, зиндан дивары булып та хезмәт итә.

Әлегә бу әсәр бары тик кече сәхнәдә генә барачак. Моның сәбәбен Нияз Игъламов үзенчә аңлатты.

“Спектакльдә яңгыраган шигырьләр бик нечкә, нәзакатле, шуңа күрә артист һәм тамашачы арасында якын мөнәсәбәт урнашырга тиеш. Ә кече сәхнәдә зал һәм сәхнә арасында чик юк, монда без бердәм булабыз”, ди ул.

Спектакльгә сайланган шигырьләрнең күбесе рус теленә тәрҗемә ителмәгән булган

Шагыйрь 16 ел гомерен сөргендә үткәрергә мәҗбүр була, туган ягына әйләнеп кайта алмавы аның күңелен әрнетә. Һәр шигыре, һәр хаты моңа дәлил. Спектакльгә сайланганнарының күбесе рус теленә тәрҗемә ителмәгән булган. Заманасына кирәклеләре: Ленин, ил, матурлык турындагылары русча яңгыраган, әлбәттә. Әмма сөргендә чакта язылган әсәрләр русча чыгарылмаган. Бу ялгышлыкны Нияз Игъламов төзәткән. “Шигырьләрен урысча әдәби телгә тәрҗемә иткәндә Хәсән Туфанны үзем өчен яңадан ачтым”, ди театр тәнкыйтьчесе.

“Агыла да болыт агыла”да шигырьләр белән әдипнең гаиләсенә, хатыны Луизага язган хатларыннан өзекләр дә китерелә. Хәсән Туфанның яшь чагын уйнаучы Раил Шәмсуаров аларны тамашачыга ишеттерә.

“Луиза! Бу хатым сиңа – беренче хатым. Күрәсең, мин инде сиңа хат яза алу көненә ирештем. Гомеремнең яңа чоры ябылудан хезмәт сафына кайту чоры башланды. Мин бүгеннән башлап 2нче колониядә. Минем әле монда беренче көнем генә. Исәнлегем яхшы һәм моннан соң да инде исән булачакмын.

Мин сезнең өчен, балаларыбыз өчен борчылам. Сез исән-сау булсагыз – мин сау, сез тук булсагыз – мин тук”, ди төп герой.

Шигърияткә нигезләнеп эшләнгән беренче тулы канлы драматик спектакль

Туган иле тарафынан күпме генә җәбер күрсә дә, Хәсән Туфан үч алу хисе белән яшәми. Поездда танышкан латыш дусты белән дә шул мәсьәләдә бәхәскә керә алар.

“Русиянең тарихы юк, монда сугышкан, тегендә сугышкан. Тарихы булмаячак та аның, нәфрәттән генә торган тарих – тарих түгел”, дип белдергән Пауль белән килешми шагыйрь. “Күңелдә нәфрәт кенә йөртергә ярамый”, ди ул аңа.

Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов фикеренчә, Хәсән Туфан лагерьларны тормыш мәктәбе итеп кабул итә, күргән михнәтләр аның рухын сындырмый.

“Бу авторны кую үзе үк миллилектер, чөнки Хәсән Туфан үз-үзе алдында да, ил алдында да намусына тап төшермәде, үзен зур шәхес итеп күрсәтте. Бүгенге яшьләргә ул бик зур үрнәк”, диде Хәсән Туфанның яшь чагын уйнаучы артист Раил Шәмсуаров.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG