Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә "Ислам дәүләте" белән бәйләнештә шикләнелгән 400 кеше тоткарланган


Төркиянең полиция хезмәткәре. Архивтагы фото
Төркиянең полиция хезмәткәре. Архивтагы фото

Франс Пресс агентлыгы хәбәр итүенчә, тентү вакытында кайбер шикләнелүчеләрдә корал табылган.

Төркиядә полиция "Ислам дәүләте" төркеме белән бәйләнештә дип шикләнелгән 400дән артык кешене тоткарлаган. Полиция Төркиянең алты төбәгендә махсус операция үткәргән. Франс Пресс агентлыгы хәбәр итүенчә, тентү вакытында кайбер шикләнелүчеләрдә корал табылган.

Тикшерү мәгълүматларына күрә, тоткарланганнар террор гамәлләре оештыруда катнашкан булырга мөмкин. Шикләнелүчеләр арасында чит ил ватандашлары да бар, алар Төркиядән чыгарып җибәреләчәк.

Яңа ел төнендә Истанбулдагы төнге клубта террор гамәленнән соң Төркиядә иминлек чаралары көчәйтелде. 39 кеше корбан булган террор гамәлен "Ислам дәүләте" төркеме үз өстенә алды.

XS
SM
MD
LG