Accessibility links

Беларустан ит һәм сөт кертүгә Русия контроль урнаштырды


Русия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәте Беларус чигеннән чыгып кибет киштәләренә килеп җиткәнчегә кадәр Беларус сөт һәм ит ризыклары хәрәкәтенә контроль урнаштыру турында белдерде.

Әлеге чаралар Беларус соравы белән ризыкларның сыйфатын тәнкыйтьләүгә җавап итеп күрелә, диелә хезмәтнең рәсми сайтында. Минскида Беларустан кертелгән диелүче сыйфатсыз азык-төлек чынында Русия җирлегендә чыгарылган фальсификат дип әйтеп киләләр.

Элегрәк Русия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәте Беларустан китерелгән ит, сөт һәм кош итендә санитар нормалар бозылуын ачыклау турында белдергән иде. Русия Минскины Беларус ите дип Европа һәм Украинадан сыер ите кертүдә гаепләде. 6 февральдән Мински өлкәсендә берничә ширкәттә чыгарылган итне Русиягә кертү чикләнде.

Моңа җавап итеп Белаарус президенты Александр Лукашенко Русия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе Сергей Данквертага карата "дәүләткә зыян салу" өчен җинаять эше ачуны таләп итте.

XS
SM
MD
LG