Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан халкының 7,6 проценты фәкыйрьлек чигендә яши


Татарстан икътисад министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада фәкыйрьлек чигендә 300 меңләп кеше яши. Аларның кереме 8077 сумнан да кимрәк.

2016 елда татарстаннарның акчалата керемнәре 3,3 процентка кимегән, дип яза Коммерсант-Казан Татарстан икътисад министрлыгы мәгълүматларына таянып.

Министрлык мәгълүматларына караганда, Татарстан халкының уртача айлык кереме 2016 елның гыйнвар-ноябрендә 31,7 мең сум тәшкил иткән. 2015 елда ул 32,16 мең сум булган. Фәкыйрьлек чигендә 300 меңләп кеше яши. Бу республика халкының 7,6 проценты дигән сүз. Аларның айлык кереме яшәү минимумы дәрәҗәсеннән дә кимрәк. Яшәү минимумы әле 8077 сум тәшкил итә.

Татарстаннарның реаль кереме төшү икенче ел рәттән дәвам итә. Былтыр ул дүрт процент булган.

Татарстан халкы кеременең күп өлешен азык-төлеккә тота.

XS
SM
MD
LG