Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп мөһаҗирләр турында яңа фәрман әзерли


АКШ президенты Дональд Трамп яңа фәрман әзерләве турында Флоридага барганда үз очкычында журналистларга әйтте.

АКШ президенты Дональд Трамп якын көннәрдә күпчелектә мөселманнар яшәгән җиде ил ватандашларына АКШка килүне тыючы яңа фәрман имзаларга мөмкинлеген әйтте. Аның сүзләренчә, ул Аппеляция мәхкәмәсенең кире торгызудан баш тарткан беренче фәрманан Югары мәхкәмәдә шикаять итәргә ашыкмаячак.

Бу хакта Трамп Флоридага баручы президент очкычында журналистларга әйтте. Яңа фәрманның элеккесеннән нәрсәсе белән аерылачагы әле билгеле түгел.

Атна башында Сан-Францискодагы Аппеляция мәхкәмәсе АКШка җиде ил ватандашларына керүне тыючы фәрманны торгызудан баш тартты.

XS
SM
MD
LG