Accessibility links

Кайнар хәбәр

Черногория прокуроры илдә фетнә оештыру омтылышында Русия эзе барлыгын белдерә


Владимир Попов (уңнан икенче), Эдуард Широков (уңнан беренче)
Владимир Попов (уңнан икенче), Эдуард Широков (уңнан беренче)

Черногория прокуроры сүзләренчә, илне какшату омтылышы артында Русиянең милләтчел оешмалары тора, бу эшкә дәүләт оешмаларының да тыкшынуы билгеле булган.

Черногориянең махсус прокуроры Миловое Катнич якшәмбе кич белдерүенчә, Черногорияне какшату һәм хакимиятне басып алу нияте турында ачылган эш нигезендә гаепләү карары 25 апрельдән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк. Әлеге вакытта 25 шикләнелүчегә карата уздырылган тикшерү башка кешеләргә дә кагылырга мөмкин. "Әлеге вакыйгалар артында Русиянең милләтчел оешмалары тора, бу эшкә дәүләт оешмаларының да тыкшынуы билгеле булды", ди Катнич Черногория телевидениесенә.

2016 елның 16 октябрендә узган парламент сайлавы алдыннан Черногориядә түнтәрелеш әзерләүдә шикләнелгән 14 кеше сак астына алынган иде. Хакимият сүзләренә караганда, төркем "урыс милләтчеләре" тарафыннан оештырылган.

Элегрәк хәбәр ителүенчә, АКШ һәм Британия махсус хезмәтләрендә Русия хакимиятенең сайлау көнендә Черногрияне какшату һәм илнең элекке премьер-министры Мило Джукановичны үтерергә тырышу турында мәгълүмат бар. Бу хакта Sunday Telegraph газеты хәбәр итә.

Әлеге эшне соңгы айларда Черногориянең махсус прокуратурасы тикшерә. Сербиянең 20ләп ватандашы һәм Русиянең ике ватандашы - Эдуард Широков һәм Владимир Попов һәм Черногориянең "Демократик фронт" дип аталган төп оппозиция хәрәкәте лидеры Адрей Мандич һәм Милан Кнежевич фигурантлар булып тора.

Сүз Черногориянең НАТОга кушылу юнәлешендә эшләгән хакимиятен җимерү максатыннан планлаштырылган фетнә турында бара, дип яза газет. Басма чыганаклары сүзләренчә, махсус хезмәтләрдә әлеге фетнәдә Мәскәүнең "иң югары дәрәҗәдә" катнашуы турында мәгълүмат бар.

XS
SM
MD
LG