Accessibility links

Кайнар хәбәр

Порошенко Европа берлеген Русиягә карата чикләүләрне көчәйтергә чакыра


Петр Порошенко
Петр Порошенко

Украина президенты Петр Порошенко Донецки һәм Луһански "республикаларының" Украин ватандашларына биргән документларны тануы өчен Русиягә чикләүләрне кырыслатырга чакыра.

Бу хакта Порошенко Киевта Европаның һуманитар сораулар һәм кризиска каршы чаралар комиссиясе әгъзасы Христос Стилианидис белән очрашуда белдерде.

Украина башлыгы сүзләренчә, халыкара хокуклар күзлегеннән караганда, Мәскәүнең әлеге карары Донбасстагы үзбилгеләнгән республикаларны "тануның бер элементы" һәм Мински килешүләреннән баш тарту. "Бу бик хәвефле күренеш, ул санкцияләрне көчәйтүгә юнәлтелгән адымнар таләп итә", ди Петр Порошенко.

Президент матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Христос Стилианидис Европа берлеге Украинга теләктәшлек белдерә һәм Русия Мински килешүләрен тулысынча үтәр өчен дипломатик көч куячакларын әйтә.

18 февраль Кремль Русия президенты Владимир Путинның Луһански һәм Донецки республикаларында яшәүче Украина ватандашлары һәм ватанлыгы булмаган затларга бирелгән документларның Русия тарафыннан танылуы турында фәрманын чыгарды.

XS
SM
MD
LG