Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта хөкүмәт гаскәрләре Мосул һава аланына һөҗүм итә


Һава аланына контрольне кайтару чарасында Гыйрак полициясе, хөкүмәт һава көчләре һәм АКШ җитәкчелегендәге халыкара коалициянең хәрби һава көчләре катнаша.

Гыйракның хөкүмәт көчләре пәнҗешәмбе Мосул һава аланын һәм һава аланының көнбатышында урнашкан Әл-Газлани хәрби базасына һөҗүм башлады. Бу хакта "Скай ньюс - Арабия" телеканалы хәбәр итә.

Мосул һава аланы һәм Әл-Газлани базасы кайбер илләрдә, шул исәптән Русиядә дә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркемнең саклану сызыгы булып тора. Һава аланына контрольне кайтару чарасында Гыйрак полициясе катнаша. Ярдәмгә хөкүмәт һава көчләре һәм АКШ җитәкчелегендәге халыкара коалициянең хәрби һава көчләре килә. Мосул һава аланында җиһадчылар корылмаларына Альбу-Сейф биеклегеннән артиллерия уты ача.

Гыйракның зурлыгы белән икенче шәһәре Мосулны азат итү чарасы былтыр 17 октябрьдә башланды. “Ислам дәүләте” төркеме Мослуны 2014 елның июнендә басып алган иде.

XS
SM
MD
LG