Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингуш халкы Сталин депортациясе көнен искә ала


Назраньдәге сәяси репрессия корбаннары мемориалы янында (архив фотосы)
Назраньдәге сәяси репрессия корбаннары мемориалы янында (архив фотосы)

23 февраль - ингуш һәм чечен халкы өчен матәм көне. Ингушетия Сталин депортациясе көнен матәм чаралары белән уздыра. Чечняда исә бу көн рәсми рәвештә инде дүртенче ел билгеләнми.

Ингушетиядә ингуш халкы депортациясенең 73 еллыгына багышланган матәм митингы узды. Назраньдәге сәяси репрессия корбаннары мемориалы янына биш меңгә якын кеше җыелды, дип яза "Интерфакс". Чарада Ингушетия башлыгы Юныс-бәк Евкуров катнашты. 1944 елгы ингуш халкы депортациясен оештыручыларны ул "террорчылар" дип атады.

Ингушетия Иосиф Сталинның истәлеген мәңгеләштерүне, аның гамәлләрен аклау яки хуплауны тыю турында канун кабул итте

23 февраль көнне Ингушетиядә 60ка якын истәлек чаралары уздыру каралган. Чәршәмбе республиканың Халык җыены Иосиф Сталинның истәлеген мәңгеләштерүне, аның гамәлләрен аклау яки хуплауны тыю турында канун кабул итте.

1944 елның 23 февралендә ярты миллионнан артык ингуш һәм чеченнар Казакъстан һәм Үзәк Азиягә сөрелде. Аларны "фашист оккупантларына" ярдәм итүдә гаепләделәр. Сөргенгә озатылганнарның меңнәрчәсе юлда салкыннан һәм ачлыктан үлеп кала. Үзәк Азиягә килеп төшкәч тә аларның бернинди хокуклары булмый. Анда үткән 13 елны чечен һәм ингушлар коточкыч еллар буларак искә ала.

Чечняда бу көн рәсми рәвештә инде дүртенче ел билгеләнми. Чечня башлыгы Рамзан Кадыров фикеренчә, чечен халкы тарихындагы мондый кайгылы көннәр Русиянең дәүләт бәйрәмнәре белән туры килмәскә тиеш.

2012 елда Рамзан Кадыйров 23 февральдә уза торган Истәлек һәм кайгы көнен үзенең әтисе, Чечняның элекке президенты Әхмәт Кадыровның үлгән көненә – 10 майга күчерде. Моңа каршы булган "Кавказ халыклары ассамблеясы" президенты Руслан Кутаев 2014 елны наркотик саклауда гаепләнеп дүрт елга төрмәгә хөкем ителде.

XS
SM
MD
LG