Accessibility links

дүшәмбе, 25 сентябрь 2017, Казан вакыты 23:44

Азатлык 1917 елда татар матбугатында дөнья күргән язмалар белән таныштыра.

"Вакыт" татар телле либераль карашлы газет саналган. Беренче саны 1906 елның 21 февралендә чыккан. Беренче баш мөхәрире Фатих Кәрими булган, ә төп наширләре – Русиянең "алтын патшалары" Шакир һәм Закир Рәмиевлар. Газет башта атнага 2-3 тапкыр, ә соңрак, 1913 елның 1 гыйнварыннан көндәлек булып чыккан.

"Вакыт" газеты, Оренбур
24 февраль 1917 ел (№2182)

Игъламнамә

Мөхтәрәм Оренбур һәм этрафындагы (тирәсендәге) мөштәриләремезгә игълам кыламыз ки, ошбу 1917 сәнә 1 гыйнвардан башлап, торговый дом Иргешбай хаҗи Мәхмүдов һәм Рәхмәтуллаев фирмасы алмашынып, мәзкүр (әлеге) фирманың бөтен судасы ялгыз Иргешбай хаҗи Мәхмүдов кулында калды. Мөхтәрәм мөштәриләремезнең искедә булган хәсән мөгәмәләрендә булуларын үтенеп, кәндемез (үзебез) исә бу юлда ихлас илә хезмәт итеп, рәхмәт алуга чалышачакмыз (эшлиячәкбез). Сәүдәмез борынгыча бохарски һәм персидски коры җимешләр иләдер. Магазинымыз Воденский урамда, Хөсәенов йортындадыр.

Камил ихтирам илә, Иргешбай хаҗи Мәхмүдов

Канцлер нотыгы вә Вильсонның "кораллы битарафлык" ләйхәсе

Соң көннәрдә мәтбугатны иң нык шаулаткан мәсьәләләрнең берсе – Германия баш министры Бетман-Һольвегның рейхстагтагы (милләт мәҗлесе) сөйләгән нотыгы, икенчесе – Американың "кораллы битарафлык" саклаячагы, ягъни суда пароходларын коралландыру вә аларны химая (яклау) кылу юлында башка тәдбирләр (тиешле чара) кылу хакында Вильсонның бәяне.

[…] Пайтәхет гәзитәләренең бәяненә күрә, нимесләрнең соң чакларда сугыш нәтиҗәләре хакындагы максатларын киңәйтүләре, канцлерның сугыш нәтиҗәсендә Германиягә көчле истикъбаль (киләчәк) тәэмин ителү вә күргән зыянлары кайтарылу, ягъни контрибуция түләнү ләзем (тиеш) икәнчелекне ачыктан-ачык вә катгый рәвештә игълан кылуы […] рәхимсез су асты сугышы аркасында катгый нәтиҗәләргә ирешүгә ышанганлыкларыннан, имеш.

Шул ук гәзитәләрнең бәяненә күрә, Ингилтәрия бәхәрия (диңгез) министрлыгы тарафыннан су асты һөҗүмнәренә каршы кылыначак тәдбирләр вә хосуса Американың бу юлда нык чараларга керешүе (суда пароходларын коралландырып, “кораллы битарафлык” сакларга хәзерләнүе) аркасында нимесләрнең су асты сугышыннан катгый нәтиҗәләргә ирешү хакындагы өметләре бушка чыгу да бик ихтимал санала. […]

Франция вә Ингилтәриядә ядрә хәзерли торган заводларда күбрәк хатыннар хезмәт итә. Балалы хатыннарга уңайлык өчен заводлар хәзерендә махсус "яслә"ләр (бала тәрбия кыла торган урыннар) тәэсис кылынган. Ошбу рәсемнәрдә эшче хатынларның эштән туктаган вакытта балаларын тәрбия кылулары күрсәтелә.
Франция вә Ингилтәриядә ядрә хәзерли торган заводларда күбрәк хатыннар хезмәт итә. Балалы хатыннарга уңайлык өчен заводлар хәзерендә махсус "яслә"ләр (бала тәрбия кыла торган урыннар) тәэсис кылынган. Ошбу рәсемнәрдә эшче хатынларның эштән туктаган вакытта балаларын тәрбия кылулары күрсәтелә.

Почта белән икмәк җибәрү

Нижний шәһәрендә почтаханәгә кара икмәк, күмәч, булки һәм сохари посылкалары бик күп микъдарда килә башлаган. Бунлар бигрәк Петроград белән Мәскәүгә җибәреләләр икән.

Италиядә хатыннарга тигез хокук бирү мәсьәләсе

Рума (21 февраль). Хатыннарның гражданлык хокукларын чикли торган кагыйдәләрне бетерү вә аларны ирләр белән бер хокукта итү хакында парламентка ләйхә кертелде.

Оренбур хәбәрләре

- Рус гәзитәләрендә шәһәр уртасында булган бәгъзе (кайбер) йортларда помой чокырлары илә абдестханәләрнең (тәһарәтханә) түгелми ятулары, көн җылына башлау илә боларның шәһәрнең һавасын бозулары хакында бәгъзе тәнбияләр язылган иде. Ошбу хәл игътибарга алынып, санитарный попичительcтволар тарафыннан бөтен йортларны каратып чыгарга, помой чокыры йә яхүд абдестханәләре түгелмәгән кешеләр өстеннән полиция чакырып, протокол ясатырга булынган. Ишек аллары хафиз сихәткә (даими чисталык) хилаф табылган кешеләргә бәгъзе җәзалар тәгаен ителмештер.

- 22 февральдә окружной суд мәхкәмәсендә бала төшерүдә гаепләнгән дуктыр Ласманның эше каралырга тиеш иде. Ласманны медакка кыйлучы адвокатларның тәклифләре буенча эшне аерып бирергә, яңадан ике дуктыр чакыртылырга тиеш табылып кичектерелгән.

- Машков магазинында тәфтиш (тентү) ясалып, байтак яшерелгән аяк киемнәре табылган. Бу аяк киемнәрен сораучыларга “Юк!” дип җавап бирелә икән. Тикшерүчеләр алдында шундый вакыйга булган: такса буенча 18 сумга бирелергә тиеш бер пар ботинканы 40 сумга сатканнар. Яшерелгән аяк киемнәре хакында да, 18 сумлык ботинканың 40 сумга сатылуы хакында да протокол ясалган.

Идарәдән

- “Чиләбе өлкәсендәге башкортларның телләре гаять бозык. Алар һичбер җөмләне үз телемездә генә әйтмиләр. […] сүзләрне гел русча исемләр белән алмаштырып бетергәннәр”, - дип зарланучы Зиннәтуллаһ әфәнде Гыйззәтуллаһ улына: - Бу баләдән котылу чарасы ялгыз (бары тик) монтазыйм вә яхшы куелган милли мәктәп вә милли китапханәләрдер. Ана теле мәктәптә яхшы укытылып, мәктәптән чыккач та, телнең [үсешенә] ярдәм итә торган милли газета, китап вә рисаләләр илә файдаланырлык китапханәләр булса, бу халыкның теле биш-ун ел эчендә урынсыз кергән чит сүзләрдән котылачагында шөбһә юк.

- “Вакыт”та басылган “Фатихалы туйда” мәктүбе мөнәсәбәте илә язылган “Ата вә аналарның вөҗдансызлыгы” дигән мәкалә сахибе Әхмәтҗанова ханымга: - Ул турыда күп язылды, инде чаралары күрелә башларга вакыттыр. Сөйләнгән мең сүзгә караганда катгый бер эш никадәр мәгънәле вә нәтиҗәледер.

Игъланнар

- 1918 сәнәгә мөштәри дәфтәре ачык. Русия судасы. Суда, икътисад вә сәнаигъ журналы. Еллык мөштәриләремезнең сөальләренә буш җавап бирелә. Язылу бәһасе бер елга 4 сум. Алты айга 2 сум 50 тиен. Өч айга 1 сум 45 тиен.

- Йорт сатыла. Бик шәп бакчалы, көнгә каршы, һәр җире җитешле, яңа эшләнгән бик яхшы бер йорт сатыла. Бакчасында җимеш агачлары да бар, берничә төрле җимешләре дә була. Урыны суда өчен дә ярарлык. Адрес: Яңа Җирдә, Мещанский урамы, №623.

- Бары ирләр өчен генә. Бәдән (тән) куәте югалган һәркем өчен мөһим хәбәр. Зәгыйфьлеккә мөбтыйлә булган һәркемгә бирергә хәзер посылка тора. Шатлык, киләчәккә өмет бирү минем кулда, карәмәт диярлек. […] “Амрита” яшькә карамыйча файда бирә. “Амрита” – сәламәтлек чишмәсе. Ул ирлек ягына куәт һәм яңа көч тудырадыр. Йокы татлы була, куркаклык вә башкалар бетә, зәгыйфьлектән боегу тәмам китә, моннан баш та авыртмый башлый. […] Бушлай җибәреләдер. Бары тик почта масрафына өч данә җиде тиенлек марка салып, хат язарга гына кирәк. Мин, сынап карар өчен, сезгә “Амрита” дусны җибәрермен. Бик яхшы тартмада булыр. Ни алганны һичкем белә алмас. Уйлап, шикләнеп тормагыз, вакыты килгәндә файдаланып калыңыз, сәламәтләнеңез. […]

Гарәп имласыннан кирил имласына Эльза Нәбиуллина күчерде

1917 елда татар матбугатында чыккан мәкаләләр, фикерләр, белдерүләр белән таныштыруны дәвам итәрбез. Азатлык сәхифәсен карап барыгыз.

XS
SM
MD
LG