Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Югары Радасында Кырым көне узды


 Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров чыгыш ясый
Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров чыгыш ясый

23 февраль Украина Югары Радасында Кырым көне узды. Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Украина президентын Кырымда кырымтатар милли-территориаль автономиясен булдыру эшен тизәйтергә чакырды.

Утырыш башлану алдыннан Киевтагы “Кырымтатар гаиләсе” мәдәни үзәге янында эшләүче кырымтатар балалар ансамбле чыгыш ясады. “Без Русия Кырымны, Донбассның бер өлешен оккупацияләгенен хәтерләтәбез. Без оккупацияләнгән Кырымны һәм оккупациядә яшәгән украиннарны тәкъдирен онытмаска тиешбез. Украина белән беркемгә сәүдә итергә хак бирмәбез. Без Кырымны азат итәрбез, чөнки Кырым ул – Украина”, диде Украина Югары Радасының рәисе Андрей Парубий.

Югары Радада Мустафа Җәмилев, Рефат Чубаров башка депутатлар чыгышлар ясадылар.

Рефат Чубаров Югары Рада мөнбәреннән чыгыш ясап, Украина президентын Кырымда кырымтатар милли-территориаль автономиясен барлыкка китерү өчен Конституциянең 10нчы маддәсенә үзгәрешләр кертүне тизләштерергә һәм моның белән бәйле кануннарны кабул итергә, бу эш буенча эшче төркем оештырырга чакырды.

Чара кыссаларында “Еллар аша көрәш” исемле фотокүргәзмә, “ZINJIR”, “Хәтер алкалары” кырымтатар декоратив-прикладной сәнгать әсәрләре күргәзмәсе үтте. Шулай ук Кырымда тоткарланганнарның балаларына ярдәм итү өчен “Ярдәм кулы” исемле акция үтте.

Югары радада халыкара эксперт группасы 2014 елда 26 февральдә Кырым Югары Радасы алдында булган вакыйгалар буенча хисап ясады.

Украина Югары Радасында Кырым көне нәкъ 23 февральдә узуы очраклы түгел. Кырым халык җөмһүриятенең рәисе Номан Челеби-Джихан большевик матрослар тарафыннан 1918 елда 23 февральдә 33 яшендә үтерелгән. Ул “Ант иткәнмен” Кырымтатар гимнының да авторы була.

Украина Югары Радасында Кырым көненең узуы украин сәяси даирәләрен оккупацияләнгән җирләрдәге вазгыять, чынбарлык, кеше хакларының торышын күрсәтү максаты белән узды.

XS
SM
MD
LG