Шагыйрьләр Руслан Сөләйманов, Ләйсән Якупова һәм Нурлан Ганиев катнашлыгындагы кичә театрның кече залында узды. Чара алдан язылган сценарий буенча түгел, ирекле рәвештә барды. Тамаша өч өлештән торды, аны авторлар үзләре алып барды. Яшь иҗатчылар үзләренең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, шигырьләрен укып ишеттерде. Чара аларның сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды.
Кичәне Благовар районында яшәп иҗат итүче Нурлан Ганиев ачты. Аны беренче тапкыр зур сәхнәгә чыгуы белән котларга тулы бер делегация килгән иде. Сәхнәдә берәм-берәм әнисе, хатыны, беренче укытучысы, мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыткан укытучысы, бергә эшләгән хезмәттәшләре, фәнни җитәкчесе, Русия дәүләт Думасы депутаты, Башкортстан халыклары ассамблеясы җитәкчесе Зөһрә Рәхмәтуллина котлады. Нурлан Ганиев Зөһрә Рәхмәтуллинаны “фәнни әнием” дип атады. Ул лирик шигырьләрен укыды. Әтисез үсүе турында сөйләгәндә күзләре дымланды. Тамашачы аны бик нечкә хисле лирик буларак кабул итте, чәчкәләргә күмде.
Чарада икенче булып шагыйрә һәм журналист Ләйсән Якупова сүз алды. Ул “Кызыл таң” гәзитендә эшләве, иҗаты турында сөйләде. Чарага ул татар гимназиясендә укучы кызын да алып килгән иде. Икәүләп шигырь сөйләүләрен халык уч төпләрен кызганмый алкышларга күмде. Ләйсәнне “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире урынбасары Фәнис Гәрәев тәбрикләп, гәзитнең республика әдәбиятына керткән өлешен билгеләде, басмадан чыккан халык шагыйрьләрен телгә алды, Ләйсән иҗатына да зур бәя бирде.
Кичәдә өченче – соңгы булып чыгыш ясаган Руслан Сөләйманов чыгышын сатира-юморга корган иде. Ул көлкеле шигырьләрен укыды, аның сүзләренә язылган шаян җырлар яңгырады. Кичә дүрт сәгатькә сузылды. Чара шактый соң бетүенә карамастан, бер генә тамашачы да залны ташлап чыгып китмәде.
Чарада “Берлек” һәм “Сәхибҗамал” оешмасы вәкилләре чыгыш ясап, яшьләрнең милли әдәбиятка хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр.
“Өч кешегә бер кичә” тамашасы уңаеннан Башкортстан Язучылар берлегенең татар берләшмәсе рәисе, шагыйрә Фәния Габидуллина Азатлыкка фикерләрен белдерде:
“Икътисади авыр заманда яшибез. Зур язучылар түгәрәк юбилейларын да бик уздыра алмый. Әйткәндәй, быел йөздән артык язучының юбилее туры килә, мондый хәлнең булганы юк иде әле. Өч яшь шагыйрә һәм шагыйребезнең кичәсен кыска гына вакытта уздыра алдык. Аңа әзерлек берничә атна гына барды. Чара түләүле булуга карамастан зал тула язды.
Шигырь кичәсенә халыкның болай күпләп килүе әдәби сүзгә ихтыяҗ булуы турында сөйли. Ләкин күңелне кырган нәрсәләр дә бар: бу яшь дип аталучы шагыйрьләребез 32-39 яшьлекләр. Алар Башкортстанда татар телендә иҗат итүчеләр арасында яшь булып йөри. Чөнки алардан соң иҗат белән җитди эшләүче яшьләребез юк. Моңа татар мәктәпләре ябылу, югары уку йортларындагы татар бүлекләренә кабул итү кыскару, иҗат белән шөгыльләнүнең бәяләнмәве сәбәпче. Болай барса, бу “яшьләребез” картайганчы “яшьләр” булып калмагае. Әдәбиятка Әмирхан Еники, Илдар Юзиев, Рәдиф Гаташ, Роберт Миңнуллин, Әхсән Баян, Әнгам Атнабай, Марат Кәримов кебек халык язучылары һәм халык шагыйрьләрен биргән республикада хәлләрнең болайга баруын афәт белән чагыштырырлык”.