Accessibility links

Кайнар хәбәр

Крганов Мәскәү урамнарындагы "Шәригать патрулен" тәнкыйтьләде


Әлбир Крганов
Әлбир Крганов

Русия Җәмәгать пулаты әгъзасы, Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов Мәскәү урамнарында таралып килүче "Стоп харам" проектына карата тәнкыйтен белдерде.

"Бу башлангыч бик аңлашылып бетми. Ул низагларга китерергә мөмкин, инде төбәкләрдә дә тарала башлады. Әгәр һәрбер конфессия урамнарда кешеләр янына килеп нотык укый башласа, нәрсә булыр? Дөньяви дәүләттә моны ничек кабул итәргә мөмкин?" дигән мөфти "Интерфакс"ка.

"Стоп харам" проектын "Стопхам" проектында катнашучы Ислам Исмаилов башлап җибәргән. Ул Мәскәү урамнарында йөреп, җәмәгать урыннарында тәмәке тартучы, хәмер эчүчеләрне барлый. Чараны уйлап табучылар башкаланың өч вокзалы урнашкан Комсомол мәйданында патруль уздыра. "Стоп харам" әгъзалары кагыйдә бозучылар янына килеп, нотык укый һәм моны камерага төшереп, YouTubeка элә.

Крганов мондый әңгәмәләр өчен махсус урыннар - гыйбадәтханәләр, синагоглар, мәчетләр, якшәмбе мәктәпләре, мәдрсәләр, семинарияләр бар ди.

"Моннан тыш, миссионерлык эшчәнлеге турындагы "Яровая кануннары" үзгәрешләрен карарга кирәк. Монда нишләргә? Сораулар, җавапларга караганда күбрәк", ди мөфти.

Аның фикеренчә, мондый инициативаларны дини һәм иҗтимагый оешмалар белән килештерергә кирәк. "Урамга чыгып, нидер эшләп йөрү дөрес түгел", ди Әлбир Крганов.

XS
SM
MD
LG