Accessibility links

сишәмбе, 27 июнь 2017, Казан вакыты 15:26

Кырым мәхкәмәсе Мустафаевны яклап җыелган кешеләрне сак астына алуны кануни дип таныды


Мустафаевның йортында тентү уздыру вакытында

Аннексияләнгән Кырымда Мәскәүдән билгеләнгән Югары мәхкәмә кырымтатар активисты Марлен Мустафаевның йорты тентелгән вакытта Мустафаевка теләктәшлек белдерергә җыелган җирле кешеләрне сак астына алуны кануни дип таныды.

Мәхкәмә карары хакында сак астына алынганнарның берсе Осман Арифмеметов үзенең Facebook сәхифәсендә белдерә.

Аның сүзләренчә, мәхкәмә утырышы берничә тапкыр кичектерелгән, тыңлауларда гаепләү ягыннан шаһитләр булмаган, ә полиция хезмәткәрләре "күрсәтмәләр биргәндә буталып беткән".

Марлен Мустафаевны Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир тамгаларын 2014 елның июлендә социаль челтәрләргә чыгаруда гаеплиләр. 21 февраль иртән аның йортында тентүләр узды.

Шул ук көнне полиция Мустафаевны якларга җыелган тагын ун кешене тоткарлады. Алар рөхсәтсез урам җыены уздыруда гаепләнде һәм биш көнгә административ сак астына алынды.

XS
SM
MD
LG