Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роман Хәлилов Чад республикасы студентын үтерүе турында сөйләгән


Тикшерү барышында төшерелгән фото
Тикшерү барышында төшерелгән фото

Интернетка Казанда Африка студенты Мәджүб Тиджани Хәсәнне үтерүдә шикләнелүче Роман Хәлиловның күрсәтмәләре чыгарылды.

Тикшерүчеләр белдерүенчә, Чад республикасы студентын үтерү эшендә төп шикләнелүче саналган Роман Хәлилов сорау алу вакытында Африка кешесен үтерү мөмкинлеген 13 яшеннән бирле әзерләве һәм моны җәмгыятьтә шау-шу тудыру өчен башкаруы турында сөйләгән.

Хәлилов сүзләренчә, Гадел Кутуй урамындагы тулай торак яны алдан махсус сайланган. "Урамның икенче ягыннан колакчыннар кигән гәүдә килә иде. Мин аның африкан икәнен күрмәдем, ләкин колакчыннарыннан аңлап алдым", дип сөйләгән ул. Хәлилов кылган гамәлләре өчен үкенми һәм иртәме-соңмы үзен табасыларын аңлаган, дип яза "Реальное время". Сорау алуның видеоязмасы YouTubeка урнаштырылган.

Март башында Африка студентын үтерүдә шикләнелгән 22 яшьлек Руслан Архипов (элекке фамилиясе Хиалеев) һәм 19 яшьлек Роман Хәлилов тоткарланды. Алар Казанда славян йөзле булмаган башка кешеләргә һөҗүм итүләрдә дә шикләнелә.

Ике егет тә гаепләрен танып, күрсәтмәләр биргән. Полиция мәгълүматларына караганда, алар такырбашлар оешмалары идеологиясен алга сөргәннәр. Икесе дә моңа кадәр җинаять җаваплылыгына тартылган булган.

Чадтан килгән 24 яшьлек студентның мәете 16 февральдә Гадел Кутуй урамында, КФУ тулай торагы янында табылган иде. Яшь егет күпсанлы пычак яраларыннан үлгән.

Ул Казан федераль университетының юридик факультетында икенче курста укыган булган.

XS
SM
MD
LG