Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марсель Шәмсетдиновка ТФБ мөштәриләрен хөкүмәт бинасы янына җыйганы өчен 10 мең сум штраф салдылар


Марсель Шәмсетдинов мәхкәмәдә
Марсель Шәмсетдинов мәхкәмәдә

"Татфондбанк һәм Интехбанк мөштәриләре берлеге" җитәкчеләренең берсе, ПАРНАС фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Марсель Шәмсетдиновка Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 10 мең сум штраф салды.

Idel.Реалии хәбәрчесе мәхкәмәдән белдерүенчә, ул Русия административ хокук бозулар кодексының 1нче бүлегенең 20.2.2 маддәсе (җәмәгать урыннарында урам җыены булмаганда ватандашларның берьюлы басып торуын һәм (яки) күчеп йөрүен оештыру) нигезендә гаепле дип табылган.

Cүз 4 март Татфондбанк һәм Интехбанктан зыян күрүчеләрнең Татарстан Сәүдә-сәнәгать пулатыннан хөкүмәт йортына барып, җитәкчелек белән очрашу уздырырга тырышу турында бара. Ул вакытта алар хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков белән очрашып аңа үз таләпләрен җиткерде.

11 мартта Шәмсетдиновны Васильево бистәсендә тоткарлап, "Вишневский" полиция бүлегенә алып килделәр һәм административ тәртип бозу турында протокол төзегәннәр иде.

"Татфондбанк һәм Интехбанк мөштәриләре берлеге" җитәкчеләренең тагын берсе Александра Юмановага карата да административ тәртип бозу протоколы төзелде. Аның эшен карау 23 марта күчерелгән.

Шәмсетдинов вәкиле Эльза Нисанбекова сүзләренчә, бүгенге карарны алар шикаять итәчәк.

XS
SM
MD
LG