Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфаның "Хәмзә" мәчете тирәсендәге каршылык дәвам итә


Уфаның "Хәмзә" мәчете ихатасындагы Никах йорты
Уфаның "Хәмзә" мәчете ихатасындагы Никах йорты

Уфаның "Хәмзә" мәчете ихатасындагы мәдрәсәне инде җимергәннәр. Никах йортын әлегә җимермәскә килешенгән. Җимерүләрнең төп сәбәбе “Хәмзә” фонды һәм мәчетнең бүгенге җитәкчелеге арасындагы каршылыкка бәйле.

14 март Уфаның Сипай бистәсендәге “Хәмзә” мәчетенең Никах йортын җимерәчәкләр дигән хәбәр таралган иде. Азатлык хәбәрчесе җимерү билгеләнгән вакытка килгәндә Никах йорты ничек бар шулай утыруын дәвам итә иде. Мәчет тирәсендә биналарны җимерүдән сакларга килгән җәмәгатьчелек вәкилләре дә күренми. Ә ихатадагы мәдрәсә бинасын алдагы көннәрдә тулысынча җимереп ташлаганнар. Ул урында берничә эшче җимергән урынны тазартып йөри иде. Мәчет хезмәткәрләренең берсе Никах йортын җимермәскә килешүгә ирешүләре турында белдерде.

Мәдрәсә булган урын
Мәдрәсә булган урын

Элегрәк хәбәр итүебезчә, 28 гыйнвар “Хәмзә” мәчете ихатасындагы хәләл азык сату кибетләрен җимергәннәр иде. Моны аларның канунсыз булуы белән аңлаттылар. Баксаң, “Хәмзә” мәчете дә, аның ихатасындагы кибетләр, мәдрәсә, Никах йорты биналары барысы да рөхсәтсез төзелгән булган. Мәчет бинасы агымдагы елда канунлаштырылган, ихатадагы башка биналарны канунлаштырмаганнар. Җимерү эшләре шулар белән аңлатыла.

Хәмзә Галләмов
Хәмзә Галләмов

“Хәмзә” мәчете тирәсендәге җимергеч хәлләр биналарның канунсыз төзелүе белән генә бәйле түгел. Чөнки аларны мәчет бинасы кебек үк канунлаштырып та булыр иде. Төп сәбәп “Хәмзә” фонды һәм мәчетнең бүгенге җитәкчелеге арасындагы каршылыкка бәйле. Эш шунда, “Хәмзә” мәчете бары тик бер кеше – Хәмзә Галләмов тырышлыгы белән юк урында барлыкка килгән иде. Хәмзә Галләмов Уфа хакимиятенең ул чактагы җитәкчесе Фидус Ямалетдиновтан җир алып, үз көче белән мәчет төзетте. Моның өчен Уфаның Рихард Зорге урамындагы ике бүлмәле фатирын сатуын да сөйләгән иде. Мәчет бинасы ихатасында кибетләр урнаштырды, аннан соң мәчет идарәсе бинасы, Никах йорты, мәдрәсә төзелде. Рөхсәтсез төзүне рәсми булмаган чыганаклар Хәмзә Галләмовның ул чактагы хөкүмәт җитәкчесе Рафаэль Байдәүләтов белән якташлык һәм туганлык җепләре булуы белән аңлатты. Байдәүләтов урыныннан алынганнан соң биналарның канунсызлыгы, кибетләрдән казнага салым акчалары кермәве уңаеннан каршылыклар башланган иде. Хәмзә Галләмов үзе исән чакта хакимият белән алыша-алыша булса да аларны саклап килүгә иреште.

2015 елда Хәмзә Галләмов бакыйлыкка күчкәннән соң “Хәмзә” фонды һәм мәчетнең яңа җитәкчелеге арасында каршылыклар соңгы чиккә җитте. Мәчет җитәкчелеге кибетләрдән мәчеткә файда кермәве, биналардан коммуналь түләүләр һәм ут өчен бик күп бурыч җыелуын белдерде. Биналарның төзелеш кагыйдәләрен бозып эшләнүен ассызыклады. “Хәмзә” фонды хезмәткәрләре исә ул чыгымнарны мәчет түләргә тиеш дип исәпләвен әйтте.

Фонд бүлмәсендә
Фонд бүлмәсендә

“Хәмзә” фонды һәм “Ислам үсеше һәм Хәмзә мәчете архитектура комплексы төзелешенең музей экспозициясе” бинасын да сүтәр өчен әзерләү эшләре бара. Без анда кергәндә эчендәге җиһазлар сүтелгән, ут һәм җылылык өзелгән иде. Берничә эшче сүтү эшләре белән мәшгуль. Фонд җитәкчесе Хәмзә Галләмовның хатыны Асия Галләмова Азатлыкка шуларны сөйләде:

“Мәчет, мәдрәсә, Никах йорты, калган биналар барысы да иремнең тырышлыгы белән салынды. Бүген килеп мәчетне кулга төшерделәр. Безне кысрыклап чыгаралар. Моңа нигез бар, Хәмзә вакытында биналарны канунлаштырмаган иде. Кибетләрне, мәдрәсәне сүттеләр. Никах йорты да сүтелергә тиеш иде. Без аларны тота алмыйбыз. Чынлыкта алар күптәннән ябык. Мәдрәсәдә укулар оештыра алмадылар.

Асия Галләмова
Асия Галләмова

Барлык мөлкәт җиңел генә мәчетнең бүгенге җитәкчесе Тулкын хәзрәт кулына күчте. Алар чынлыкта бу биналарга бер тиен ярдәм итмәгән, бер кадак какмаган кешеләр. Никах йортын без үзебез сүтәргә булган идек, ләкин әлегә калдырырга килештек. Бүген мәчеттә безгә урын юк. Хәтта Хәмзәгә музей ясау өчен дә почмак юк. Мин бу әйберләрне Хәмзәнең туган ягына алып кайтып тапшырырмын дип уйлыйм. Хәмзә соңгы ике дистә елда барлыгы җиде мәчет салдырган иде. Аларда аны зурлаучылар табылыр дип уйлыйм. Йөзгә якын шәкерт белем алырга исәпләнгән мәдрәсәне җимереп ташладылар. Никах йорты - Русиядә беренче шундый йорт иде. Анда мөселманча никах укулар, балаларга исем кушулар уза иде. Хәзер ул да эшләми”.

Мәчет ихатасы
Мәчет ихатасы

“Хәмзә” мәчетенә йөрүче Азатлыкка исем-шәрифләрен атамауны сорап шуларны сөйләде:

“Бу 1615нче санлы мәхәлләгә күптән йөрим. Хәмзә хәзрәт үзе исән вакытта ук чыгышы белән Таҗикстаннан булган Тулкын хәзрәт Кәримбирдиевны эшкә алды. Аңа ышаныч күрсәтте. Ләкин аның вафатыннан соң милек тирәсендә каршылыклар башланды. Кибетләрдән шактый акча керүен ишеткәнем бар иде иде. Бер кибет көненә бер мең сумнан аренда хакын түләгәне мәгълүм. Ә ихатада берничә дистә кибет, кафе эшләде.

Ике як килешеп эшләсә, уртак тел тапса, бу хәл булмый иде. Хәмзә хәзрәт вакытында җирне һәм милекләрне канунлаштырса, васыять калдырса, мәсьәлә җиңел чишелер иде. Белүемчә, җир һәм мәчет бинасы ике ай эчендә канунлаштырылган. Аңа мөфти Тәлгать Таҗетдин ярдәм иткән. Ә бит мәдрәсә һәм Никах йортын да канунлаштырып булыр иде. Яклар уртак тел таба алмаганнар.

Мөселманнар арасында мондый каршылыклар чыгу матур түгел. Сүттерүне дә файдалы итеп оештырып та булыр иде. Мәсәлән, төзелеш кирәк-яракларын мохтаҗларга таратып та булыр иде. Бик ямьсез килеп чыкты. Бүген Никах йорты сүтеләсен күпләр белә иде. Ләкин берничә кешедән башка килүче дә булмады. Халык бик сүлпән, мәчетне җимереп ташласалар да, каршы торырга килүче булмаячак. Мин мәчеткә тотынсалар, ялгыз пикетта торырга әзермен”.

“Хәмзә” фонды әлегә утырыр урынсыз урамда торып калды. Сүтелми калган Никах йорты эшләп китеп, файда кертә башласа, фонд һәм мәчет җитәкчелеге арасында кабат каршылыклар чыкмас дип берәү дә әйтә алмый.

XS
SM
MD
LG