Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татфондбанкның Биектаудагы өстәмә офисыннан акча урлауда шикләнелүчеләр тоткарланган


Татарстан эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Татфондбанкның Биектаудагы өстәмә офисыннан акча урлауда шикләнелүчеләрне тоткарлаган.

Шикләнелүчеләр хисап документларында кулакча барлыгын яшергән, диелә министрлык матбугат хезмәте белдерүендә.

Мәхкәмә карары белән тикшерү эшләре вакытына өстәмә офис җитәкчесе һәм тикшерүче-кассир сак астына алынган, ә өлкән бухгалтер-кассир йорт сагында булачак.

Җинаять кодексының "Урлашу" маддәсе нигезендә ачылган эшне тикшерү дәвам итә.

Татарстанның Биектау районы үзәгендә Татфондбанкның Луговая урамындагы өстәмә офисыннан акча урлануы 13 мартта билгеле булган иде.

Банкның үзәк офисына китерелгән инкассатор капчыгында 3,8 миллион сум, 35 мең доллар һәм 35 мең евро җитмәгәнлеге ачыкланган иде.

XS
SM
MD
LG