Accessibility links

Кайнар хәбәр

Харьков өлкәсендә корал саклагычта янгын һәм шартлау булды


Украинаның баш хәрби прокуроры Харьков өләксендә корал саклагычта чыккан янгынны "диверсия" дип атады.

Харьков өлкәсенең Балаклея шәһәре тирәсендәге корал саклагычта чыккан янгынның сәбәбе - "диверсия". Бу хакта үзенең Facebook сәхифәсендә Украинаның баш хәрби прокуроры Анатолий Матиос белдерә.

Әлеге нәтиҗә Харьков гарнизонының хәрби прокуроры уздырган тикшерү нигезендә ясалган.

Пәнҗешәмбегә каршы төндә ракета-артиллерия аммунициясе сакланган берничә бинада шартлаулар булып, янгын башлана. Нәтиҗәдә башка кораллар да шартлый башлый, дип хәбәр итә Матиос.

Җирле хакимият корал саклагычлар тирәсендә яшәүчеләрне эвакуацияләү турында игълан итте.

Һәлак булучылар яки яраланучылар турында хәбәр ителми.

Вакыйга урынына Украина саклану министры урынбасары җитәкчелегендәге махсус комиссия килгән.

XS
SM
MD
LG