Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минскидагы протест чараларында йөзләрчә кеше тоткарланды


Минскида ризасызлык белдерүчеләрне тоткарлыйлар
Минскида ризасызлык белдерүчеләрне тоткарлыйлар

25 мартта Минскида оппозициянең хакимият рөхсәт итмәгән протест чарасында милиция йөзләрчә кешене тоткарлады.

Чара 1918 елда Беларус халык республикасы оешкан көнгә багышлап уздырылды.

Мондый чаралар һәр ел уздырыла. Әмма быел бар ил буйлап узучы протест чараларында эшсез калганнардан салым җыю канунын гамәлдән чыгаруны төп таләп итеп куйдылар.

Хакимият барлыгы ничә кеше тоткарланганлыгын әйтми, 20дән артык журналист, шул исәптән чит ил журналистлары да тоткарланган.

"Весна" хокук яклау үзәгендә тентү узган һәм 57 кеше тоткарланган.

Полиция бүлекләренә китерелгән йөзләрчә кеше рөхсәтсез протест чарасында катнашуда һәм милиция хезмәткәрләренә каршылык күрсәтүдә гаепләнергә мөмкин.

Эшсез калганнардан елга 12300 сум күләмендә салым җыю канунына ризасызлык белдереп февраль аеннан бирле узучы чараларда йөздән артык кеше кулга алынды.

XS
SM
MD
LG