Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хакимияте коррупция проблемы республика халкы өчен актуаль түгел ди


Казанда коррупциягә каршы митинг, 26 март, 2017 ел
Казанда коррупциягә каршы митинг, 26 март, 2017 ел

Татарстан хакимияте уздырган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, коррупция проблемы татарстаннарның 10 процентын гына борчый.

Татарстан хакимияте коррупция республиканың күпчелек халкы өчен актуаль түгел дип белдерә. Әлеге мәгълүматны коррупция турында 2016 елда уздырылган тикшеренү нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында белдерделәр.

Татарстанның социаль-икътисади күзәтү комитеты мәгълүматларына караганда, сораштыруда катнашкан татарстаннарның 10 проценттан азрагы гына коррупцияне проблем дип саный. 90 проценты диярлек Татарстан хакимиятенең коррупциягә каршы көрәшен уңай бәяли. Дөрес, республикада ришвәтнең уртача бәясе арткан – 2015 елда ул 33 мең сум булса, былтыр 35 мең сумга күтәрелгән, дип яза "Коммерсантъ-Казань".

2016 елның көзендә Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков "ике стратегия булырга тиеш: югары урыннарда утыручы ришвәтчеләргә – төрмә, көнкүреш ришвәтчеләренә – кисәтү һәм аңлату", дигән иде.

26 март Русиянең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Казан, Чаллы, Уфада коррупциягә каршы митинглар узды. Бу чараларга Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды Русия премьер-министры Дмитрий Медведев турында тикшеренү нигезендә әзерләп интернетка чыгарылган видео этәргеч булды.

Казанда митингка мең ярымлап кеше чыкты.

XS
SM
MD
LG