Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баш прокуратура 2 апрельдә булачак митинглар турындагы пабликларны ябуны таләп итә


Русия баш прокуратурасы Роскомнадзорга социаль челтәрләрдә 2 апрельгә билгеләнгән каршылык чаралары турындагы төркемнәрне ябу таләбен куйды.

Баш прокуратура Киңкүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенә (Роскомнадзор) "Вконтакте", "Живой журнал" һәм YouTube челтәрләрендә 2 апрельгә билгеләнгән, хакимиятләр белән килештерелмәгән каршылык чаралары турындагы төркемнәрне ябуны таләп итеп, мөрәҗәгать җибәрде. Таләпнең күчермәсен үзенең Твиттерында Коррупциягә каршы көрәш фондының IT-киңәшчесе Владислав Здольников урнаштырган.

Документта әйтелүенчә, каршылык чарасын уздыру турында гариза булмаган, ягъни ул җирле хакимиятләр белән канунга ярашлы килештерелмәгән. "Мәгълүмат турында" канунга ярашлы, бу очракта рөхсәтсез җыенның урыны һәм вакыты турында белдергән сайтны ябарга мөмкин.

Күптән түгел тагын бер каршылык чарасы уздырырга чакырулар дөнья күрә башлады. Чираттагысы 2 апрельгә планлаштырылган. 26 мартта Мәскәүдә һәм тагын дистәләгән шәһәрдә коррупциягә каршы урам җыеннары узды. Җыеннарның күпчелеге хакимиятләр белән килештерелмәгән иде. Полиция Мәскәүдә меңнән артык кешене тоткарлады.

XS
SM
MD
LG