Accessibility links

Кайнар хәбәр

26 март чараларында катнашканнарны тоткарлау, сорау алу, хөкемгә тартулар дәвам итә


26 мартта Мәскәүдә тоткарлаулар
26 мартта Мәскәүдә тоткарлаулар

"МК.ru" порталы язуынча, Мәскәүдә коррупциягә каршы чарада катнашкан 15 кешенең берсе тоткарланган.

26 март коррупциягә каршы чараларда катнашканнарны Русиянең төрле шәһәрләрендә тоткарлаулар, сорау алулар, хөкемгә тартулар дәвам итә.

1 апрель Дондагы Ростов шәһәрендә 5 активистны полиция бүлегенә чакырганнар. Бу хакта "Кавказский узел" хәбәр итә. Мәскәүдә чарада катнашучыны яшәгән урындагы полиция хезмәткәре "сөйләшү өчен" үз янына чакырган. 31 март Чабаксарда скрипкачы Андрей Осиповны репетиция вакытында коррупциягә каршы чарада катнашкан өчен тоткарлаганнар.

"МК.ru" порталы язуынча, Мәскәүдә коррупциягә каршы чарада катнашкан 15 кешенең берсе тоткарланган. Бу – 2012 елның 6 маенда Сазлык мәйданында булганнарны тоткарлауларга караганда ике тапкыр артык. Ул вакыттагы чарада күбрәк кеше катнашкан иде.

"МК" мәгълүматларына күрә, 60тан артык кеше сак астында. Аларга, уртача алганда, 10 тәүлек административ сак астында калдыру карары чыгарылган. Мәскәүнең эчке эшләр идарәсе 500 кешенең тоткарлануын хәбәр итте. "ОВД-Инфо" хәбәр итүенчә, меңнән артык кеше тоткарланган.

26 март Русиянең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Казан, Чаллы, Уфада коррупциягә каршы митинглар узды. Митингларның күбесе хакимиятләр белән килештерелмәгән иде. ​

Казанда митинг оештырган Эльвира Дмитриевага 27 март мәхкәмә 20 сәгатьлек мәҗбүри эш җәзасы һәм бер мең сум күләмендә штраф билгеләде.

28 мартта Казанның Авиатөзелеш районы мәхкәмәсе ПАРНАС фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Марсель Шәмсетдинов эшен карады һәм аңа 35 сәгатьлек мәҗбүри эш җәзасы билгеләде.

"Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге вәкиле Владимир Соловцов сүзләренчә, Казанда 50ләп кешегә карата административ эш кузгатылырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG