Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Халиковка һөҗүм – Миңнехановка һөҗүм ул"


Илдар Халиков һәм Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт утырышында, Казан, 15 сентябрь 2012
Илдар Халиков һәм Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт утырышында, Казан, 15 сентябрь 2012

З апрель Илдар Халиков Татарстан премьер-министры вазифасыннан ​китте, 4 апрель Удмуртия башлыгы Александр Соловьев кулга алынып Мәскәүгә озатылды. Идел буе төбәкләрендәге вазгыять белән таныш булган Мәскәү белгече Константин Калачев бу үзгәрешләрне көтелгән дип саный. Иң мөһиме – алар урынына кем (һәм ни өчен) килер? Бу хакта ул "Idel.Реалии"га сөйләде.

– Идел буе төбәкләрендә ике көн эчендә шау-шу тудырган вакыйгалар булды. Берсе – Илдар Халиковның премьерлыктан китүе, икенчесе – Удмуртия башлыгының кулга алынуы. Бу сезне гаҗәпләндердеме?

– Юк, ике очрак та көтелгән вакыйгалар. Халиков берничә ел дәвамында премьер булып эшләде. Кайчан да булса аны алмаштырычаклар иде. Бу очракта ул үз теләге белән киткән дип аңлыйм. Татарстан президентының аңа карата бер дәгъвасы да юк. Әмма республиканың премьер-министр кәнәфиенә кемнең килеп утыруы кызык. Бу вазифаны Мәскәү белән килештерергә туры киләчәк.

Республикадагы активларга кызыгу бар һәм Татарстанның системлы рәвештә эш итүен телиләр

Федераль үзәктә Татарстанның артык үзаллы яшәвен хупламаучылар җитәрлек. Республикадагы активларга кызыгу бар һәм Татарстанның системлы рәвештә эш итүен телиләр. Татарстан – президент институтын саклап калган соңгы республика. Төбәкләрдән җыелган салымнар турында Миңнехановның чыгышын да искә төшерик, аның сүзләре шатланып кабул ителмәде. Артык актив булуы, үзаллы эш итүе Мәскәүнең ачуын китерә. Моннан соң сорау туа: яңа премьерны билгеләгәндә Мәскәүнең тәэсире никадәр булачак? Ул ике хуҗаның да ялчысы булырмы? Ничек кенә булмасын, ул федераль үзәк белән булган мөнәсәбәтләр нигезендәге эшләр белән шөгыльләнәчәк, Мәскәү белән мөнәсәбәтләр бик мөһим. Яңа премьер-министр вакыт узу белән республикада президент институты юкка чыккач Рөстәм Миңнехановны алмаштырырлык кеше булачакмы?

Константин Калачев
Константин Калачев

– Татарстанда Миңнеханов үзенә алмашка кеше эзли дигән имеш-мимешләр күптән йөри. Әмма бу аның шәхси эше, Мәскәүнең тыкшынуы юк, диләр...

– Миңнехановның үзенә алмашка кеше эзләргә тулы хокукы бар. Әмма үзегез аңлыйсыз, Мәскәүгә аңа буйсынган кеше кирәк.

– Ягъни Мәскәү факторын исәпкә алмау дөрес түгел?

– Дөрес түгел. Моны истә тотарга кирәк. Соловьевка килгәндә, әллә ни гаҗәпләнерлек урын юк. Ул әллә ни оста, көчле идарәче булмады. Җылы урынында аңа билгеләнгән вакытның узуын көтеп тик утырды. Удмуртиянең элеккеге башлыгы Владимир Волков белән дә борчаклары пешмәде, алар каршылыкта булды. Күрәсең, баю теләге халык мәнфәгатьләреннән өстенрәк булып чыккан. Коррупциягә каршы көрәштә корбан ителүе минем өчен табигый хәл. Аңа – 67 яшь. Бу яшьтә инде кеше исемен тарихта калдыру турында түгел, ә картлыкка байлык туплауны кайгырта. Аның урынына кем килер? Менә бу сюрприз булырга мөмкин.

Соловьев республикадагы вазгыятьне контрольдә тотмады. Мәскәүнең аңа карата дәгъвалары күп. 2015 елда җылыту сезонына әзерлек эшләре алып барылмау очрагы да искә төшә. Кадрлар сәясете дә аксаган. Мәсәлән, Ижауда мэр итеп кемне куярга дигән проблемнар туды, үз кешесе юк иде.

– Соловьевны тоткарлау һәм вазифасыннан алу – Идел буе төбәкләре башлыклары өчен бер кисәтүме?

– Бу һәрвакыт бөтен губернаторлар өчен бер билге. Губернаторлык куркыныч һөнәргә әйләнә бара.

– Соловьев урынына кемне варис буларак күрәсез?

Удмуртиягә башлык булып килмешәк кеше дә килергә мөмкин

– Андый кешеләр бар. Ижаудан журналист шалтыратты. Иртәгә Бөтенрусия халык фронты рәистәше Бречалов башлык вазифасы башкаручы буларак тәкъдим ителәчәк ди. Халык фронты – кадрлар әзерләү урыны. Аның билгеләнүче – сәяси адым. Коррупциягә каршы көн тәртибенә ярашлы һәм төбәк элиталарын селкетеп алу булачак. Ләкин вариантлар бар дип фаразлыйк.

Минем өчен иң кызыгы – яңа вазифада Сергей Кириенко үзен ничек тотар? Республика аңа чит түгел, Идел буе федераль бүлгесендә президентның тулы хокуклы вәкиле булып эшләде, җирлекне яхшы белә. Уйнармы – уйнамасмы, килмешәк кеше куелырмы-юкмы? Кемне билгеләүләрен күрәзәлек итү – рәхмәтле эш түгел. Ләкин читтәге кешеләрнең дә шанслары бар дип уйлыйм. (Удмуртия башлыгы вазифаларын башкаручы итеп Александр Бречалов билгеләнде – ред.)

– Татарстанда читтән килгән кешенең премьер булырга шанслары бармы?

Яңа премьер кем булыр: татармы, урысмы, үзеңнекеме, читтәнме?

– Татарстан очрагында милли фактор мөһим. Кем булыр ул: татармы, урысмы, үзеңнекеме, читтәнме? Әгәр читтән куйсалар, бу Миңнехановның җиңелүе булачак. Чөнки мондый кешеләрне үз тирәңнән эзләргә кирәк.

– Халиковның вазифасыннан китүен банк мөштәриләре бер ай дәвамында таләп итте. Карар соңгарак калып кабул ителде кебек.

– Карар басым астында кабул ителмәде. Киресенчә, митинглар аның китүен кичектерде. Банклар проблемнарына аның кысылышы юк дип уйлыйм. Казаннар кебек үк, Мәскәү өлкәсенең алданган кертемчеләре дә Медведевның яки Путинның вазифаларыннан китүләрен таләп итә ала. Ләкин Халиковка һөҗүм – Миңнехановка һөҗүм булды. Гәрчә банк проблемнары – бары тик банк проблемнары гына булырга тиеш.

XS
SM
MD
LG