Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерханда полиция хезмәткәрләрен үтерүдә шикле дүрт кеше юк ителгән


Әстерханда полиция хезмәткәрләренә һәм Росгвардия хәрбиләренә һөҗүм оештыруда шикле дүрт кеше үтерелгән.

Бу хакта үзенең Твиттерында Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин хәбәр итә.

Элегрәк шикләнелүчеләрне эзләү игълан ителгән иде. Аларны хокук саклау оешмалары хезмәткәрләренә һөҗүм итү һәм корал саклауда гаепләделәр.

4 апрель Әстерханда патруль хезмәте экипажына юл-транспорт һәлакәтен теркәү вакытында "Газель" машинасы пассажирлары һөҗүм иткән иде. Ике полиция хезмәткәре һәлак булды. Һөҗүм итүчеләр полициянең коралын алып, качтылар. Соңрак аларның икесе тоткарланды, дип хәбәр ителде.

6 апрельгә каршы төндә Росгвардиянең өч хәрбиенә һөҗүм булган. Хәрбиләрнең берсе авыр хәлдә. Атыш вакытында һөҗүм итүчеләрнең берсе үтерелгән. Тагын өчесе шәһәрдә махсус чара уздыру вакытында юк ителгән.

Әстерхан губернаторы һөҗүмнәр оештыруда "радикаль сугышчы төркемнәрне" катышкан дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG