Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сүрия хәрби-һава ныгытмасына һөҗүм ясады


Җомгага каршы төндә Кушма Штатлар Сүрия гаскәренең Хомс виаләтендәге Шәйрат хәрби-һава базасына һөҗүм итте.

Һөҗүм АКШ президенты Дональд Трамп фәрманы белән Идлиб вилаәтендә химик корал кулланылуга җавап итеп башкарылган диелә.

Пентагон белдерүенә караганда, 59 канатлы ракет Урта диңгездәге американ хәрби корабларыннан җибәрелгән. Алар хәрби очкычларга, очкычлар торган корылмаларга, ягулык һәм корал саклагычларга, ракет һөҗүменнән саклану системнарына һәм радарларга төбәп атылган. Тыныч халык арасында корбаннар булдырмау һәм хәрби базаны хезмәтләндерүче кешеләргә зыян салуны киметү өчен барлык чаралар күрелгән диелә.

Президент Трамп әлеге һөҗүм Сүрия гаскәренең вәхшиләрчә химик корал куллануга җавап дип белдерә. Аның сүзләренчә, һава һөҗүменең максаты - күпләп үтерү коралын куллануны туктату.

Сүриядә барган алты еллык сугыш дәвамында АКШ Сүрия гаскәрләренә беренче тапкыр һөҗүм ясады. Трамп сүзләренчә, Идлибтә химик корал куллану аның Бәшәр Асад режимына булган мөнәсәбәтен үзгәретргә мәҗбүр иткән.

Сүрия хәрби-һава көчләренә һөҗүм АКШның Сүриядә алып барган хәрби чараларын киңәйтә. Моңа кадәр АКШ "Ислам дәүләте" террорчы төркеме позицияләренә генә һава һөҗүмнәре оештыру белән чикләнә иде. Америка матбугаты язуынча, һава һөҗүме турындагы карар американ җитәкчелегенең ике көн дәвамында фикер алышуларыннан соң кабул ителгән.

Пентагон һава һөҗүмнәре планын берничә ел элек эшләгән булган, ләкин Барак Обама идарәсе Сүрия гаскәре белән турыдан туры низагка керми иде. Ул бары тик химик корал кулланылган очракта мондый һөҗүмнәр оештырылырга мөмкин дип кенә кисәтеп килде.

CNN хәбәр итүенчә, Сүрия хәрби-һава базасында Русия хәрбиләре дә булган. Кремль һөҗүм турында алдан кисәтелгән диелә.

Русия президенты Владимир Путин американың ракета һөҗүме суверен дәүләткә каршы агрессия булып тора дип бәяләгән. Бу хакта Путинның сүзчесе Дмитрий Песков хәбәр иттте.

Суыгшчылар контролендә булган Хан-Шәйхун шәһәрендә 4 апрельдә химик корал кулланылган дип фаразлана. Әлеге һөҗүмнең корбаннары 70тән артты.

XS
SM
MD
LG