Accessibility links

шимбә, 23 сентябрь 2017, Казан вакыты 03:18

14 апрель Татарстан сынлы сәнгать музееның Казан кирмәнендә урнашкан "Хәзинә" галереясында танылган коллекционер Низами Ибраимовның "Русия татарлары. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы фотографиясе" дип аталган фотокүргәзмәсе эшли башлый.

Танылган коллекционер Низами Ибраимов тарихи фотолар төрле төбәкләрдә яшәгән татарларның берлеге, холык-фигыльләренең уртаклыгын чагылдыра дип әйтә. Күргәзмәдә Петербур, Мәскәү, Казан, Чистай, Әстерхан, Түбән Новгород, Касыйм, Уфадан һәм шулай ук Себер, Урал төбәкләре, Азәрбайҗан, Үзбәкстандагы калаларда төшерелгән фотолар урын алган. Күргәзмә ачылыр алдыннан Азатлык Низами әфәнде белән сөйләште.

Низами Ибраимов
Низами Ибраимов

– Низами әфәнде, хәзер тупланмагызда күпме фото саклана?

– Биш меңгә якын, араларында – Кырым, Идел буе, Әстерхан, Польша татарларыныкы да бар. Идел буе татарларына кагылганнарының биш йөзе, иң яхшылары Казандагы күргәзмәгә керде.

– Озак еллар татар халкының тарихи фотолары белән шөгыльләнәсез, бөтен татарлар өчен дә хас булган нәрсәләр, уртаклык, эзлеклелек күрдегезме?

– Без – бер халык. Татарлар бер үк халык. Төрле этник төркемнәр төрлечә киенергә мөмкин, ләкин телебез дә, холык-фигыльләр дә бер үк.

Фотография чоры башланганда татар төркемнәренең этник үзенчәлекләре ачыкланып беткән була инде. Һәркайсының характерлы билгеләре барлыкка килә. Фотография – ул вакытта бик кыйммәтле әйбер бит. Бу эш белән хәтта патшалар, мәсәлән, Николай II дә шөгыльләнгән. Бер фото 50 тиен торган. Кеше бит бер генә фото алмый инде, өч-дүртне алган, димәк, ул бер-ике сумга төшкән (гади эшченең эш хакы ул вакытта 1 сум булган – ред.). Байлар фотога төшкән. Татарлардан да урта сыйныф яисә аннан югары булганнар – морзалар, сәүдәгәрләр фотога төшкәннәр. Бу Казан татарларына да, Әстерхан татарларына да хас булган.

Кырымтатарларда фотога төшү сирәк, чөнки кырымнарда сәүдәгәрләр катламы булмаган диярлек. Шулай да кырымтатарлар тормышын күзалларлык фотодокументлар бар. Аларны туристлар төшергән. Кырымга ял итәргә килгән байлар җирле халык булган кырымтатарларын сурәткә төшергән. Татарлар юл күрсәтүче булып хезмәт иткән, Кырым белән таныштыручы булганнар.

Әстерхан татарларында да фотога төшү сирәк очрый. Фотоларда күбрәк урта сыйныф, югары катлау вәкилләре сурәтләнгән. Эшче-крестьян фотолары бик аз һәм чикле, чөнки аларның фотога төшәргә акчалары булмаган.

Татар байлары. Низами Ибраимовның фотолар тупланмасыннан
Татар байлары. Низами Ибраимовның фотолар тупланмасыннан

– Шушы соңгы ике гасыр эчендә татарларның кайсы этник төркеме тарихын күбрәк югалткан дип саныйсыз?

– Кырымтатарлар. Аларны берничә сәгать эчендә өйләреннән сөреп чыгарганнар. Күбесе атарга алып китәләр дип уйлаган. Кая инде анда фотолар җыеп тору? Бөтен нәрсә өйләрдә калып, пыран-заран китерелгән. Үзәк китапханәдән кала, Кырымның барлык китапханәләре дә диярлек яндырылган. Кырымтатар телендәге китаплар яндырылган да, бер өлеше тиешле урыннарга җибәрелгән.

Татарлар күп югалтты, әлбәттә. Менә Казанда хәзер антиквар һәм сирәк иске китаплар сата торган унлап кибет бар. Әмма алар арасында гарәп графикасында укый торган бер белгеч тә юк. Кибет хуҗасына берәр иске фото килеп эләгә икән, ул кулына нәрсә килеп кергәнен дә белми. Бу - деградация. Мәскәү турында әйтәсе дә юк. Монда миллион татар. Аларның күбесе хәзергә кадәр өйләрендә зур китапханәләр тота. Үткән буын вәкилләре үлә, аларның мирасы бүгенге татарларга кала. Ә алар инде, әйткәнемчә, "исәнмесез"дән гайре татарча белми.

Менә рус кешесе, әйтик, Чеховның берәр сирәк китабын таба икән, ул аны букинистка тапшыра да акчасын ала. Ә татар кешесе тапса, мәсәлән, Тукайның үзе имзалаган китабын – ә Мәскәүдә андый китап бар – һәм ул букинист кибетләренә йөреп арып бетәчәк. Интернетта да белгечләр юк. Ул аны ташлый әлбәттә. Коточкыч зур күләмдәге әдәбият шул рәвешле чыгарып ташланды. Телләр буенча белгеч булган бер генә кибет тә юк. Бу – безнең югалтуларыбыз. Әле мин китаплар турында гына сөйлим. Ә кулъязмалар? Мәскәүдән кала башка шәһәрләр бар бит әле.

Низами Ибраимовның фотолар тупланмасыннан
Низами Ибраимовның фотолар тупланмасыннан

– Казан күргәзмәсенә фотоларны үзегез сайладыгызмы, әллә оештыручылармы?

– Чынлыкта аның идеясе ике ел элек үк туган иде. Шуннан бирле әзерлек эшләре барды. Монда Казанның сынлы сәнгать музее һәм аның җитәкчесе Розалия Нургалиева әйтеп бетермәслек зур көч куйдылар. Розалия ханым шушы күргәзмәне оештыру теләге белән янды. Мин күбрәк җыючы, гадәттә коллекционерлар җыйган әйберләрен күрсәтергә артык ашкынып тормый. Розалия ханым бу фотоларның тарихка, чорга ниндидер әһәмиятле чыганак булуын күреп алды. Алай гына да түгел, ул бу фото һәм тәбрикнамәләргә (открытка) декоратив-гамәли сәнгать чыганагы буларак карый. Ә бит фотографиядә сәнгать күрү бик авыр. Фото иң элек документ, ярдәмче документ буларак карала.

Күргәзмәне әзерләүдә минем күптәнге дустым, сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова бик ярдәм итте. Минем өлешем монда кечкенә – фотоларны җыеп, алып килү. Төп эшне алар башкарды.

Авыл күренеше. Низами Ибраимовның фотолар тупланмасыннан
Авыл күренеше. Низами Ибраимовның фотолар тупланмасыннан

– Мондый күләмле шәхси күргәзмәләрегез узганы бар идеме?

– 2013 елда, әле Кырым вакыйгаларына кадәр, Казанда "Хәзинә"дә кырымтатарлар сәнгатенә багышланган күргәзмә үткән иде, мин анда декоратив-гамәли сәнгать темасына багышланган фотосурәтләрем белән катнаштым. Мин гомумән шул теманы яратам.

2014 елның маенда Мәскәүнең Көнчыгыш музеенда узган "Хайтарма" күргәзмәсендә дә катнаштым. Иң зурлары шушыдыр. Моннан тыш, кечкенә күргәзмәләр дә күп булды. 2000нче еллар башында Украина Милли китапханәсендә һәм Мәскәүнең Әсәдуллаев йортындагы тупланманың бер өлеше күрсәтелгән. Әсәдуллаев йортындагы күргәзмә бу мәдәният үзәген ачып җибәрүче чараларның берсе булып тора.

– Хәзер сез Кырымга кайтып йөрисезме? 2014 елдан соң анда ниләр үзгәрде, халык аерманы сизәме? Сез аерма бар дип уйлыйсызмы?

– Минем бу турыда әйтерлек фикерләрем юк. Шуны гына әйтәсем килә – барлык сугышлар да барыбер тынычлык, солых белән тәмамлана. Алга таба яшәргә, тормыш корырга кирәк. Ә кем вакытында яхшырак иде – Украинадамы, Русия беләнме – бу инде йөрәк һәм акыл дәрәҗәсендәге түгел, ә корсак мәсьәләсе. Әле Ватан һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр мәсьәләсе дә бар. Нинди милләттән булуыңа карамастан мөнәсәбәтләр яхшы булырга тиеш. Кайсы илдә яшәсәң дә. Син башка кешеләрне күрә алмый яшәргә тиеш түгелсең. Һәм кешеләр ирекле булырга, аларның теләгән җирләренә барып йөрү мөмкинлеге булырга тиеш.

Низами Ибраимовның фотолар тупланмасыннан
Низами Ибраимовның фотолар тупланмасыннан

– Низами әфәнде, бу шөгылегез кайчан башланды?

– Мин фотолар, тәбрикнамәләрне гомерем буе җыйдым. Башта Кырымга караганнары белән кызыксына идем. Фотолар гына түгел, китаплар, гомумән, кырым татарлары тормышын яктырткан материаллар тупладым. 15-20 ел элек теманы киңәйтеп җибәрдем, Казан һәм Идел буе татарлары, Әстерхан, фин татарларына багышланганнарына да игътибар итә башладым. Шул вакытлардан бирле истәлекләр туплау белән ныклап шөгыльләнәм.

Хәзер инде гомумән төрки халыклар мәдәниятен колачлыйм дияргә буладыр. Төркиләрнең соңгы бер-ике гасырлык тарихы күбрәк кәгазьләрдә, фотография, открыткаларда, бераз гына гравюраларда сакланган, ә нигездә фотоларда һәм открыткаларда. Шулар арасында Идел буе татарларыныкы иң яхшы күрсәтелгәнедер, чөнки бу төбәк вәкилләре бик күп җирләргә таралып яши. Алар Урта Азиядә, Ерак Көнчыгышта, Мәскәүдә, Петербурда, Финляндиядә һәм башка җирләрдә дә бар.

Йосыф Акчура. Низами Ибраимовның фотолар тупланмасыннан
Йосыф Акчура. Низами Ибраимовның фотолар тупланмасыннан

– Фотоларны, открыткаларны ничек таба идегез?

– Коллекция туплаучыларның үз челтәре бар. Алар бер-берсен белә, кирәкле материалларны алмашасың, яисә сатып аласың. Моннан кала, борынгы сирәк басмалар белән сату итүче кибетләр бар. Хәзер күп нәрсәне интернет аша эшләп була.

Мәсәлән, Красноярскидан коллекционер миңа чыга. Аңа Красноярски турында булганны табам һәм ул миңа Красноярски тирәсендә яшәгән татарларның фотографияләрен җибәрә. Моннан тыш, тәбрикнамәчеләр (филакартистлар), марка җыючылар (филателистлар), акча җыючылар (нумизматлар) клублары бар, антиквар базарлар, иске-москы сата торган урыннар да күп. Аларга барып йөрергә дә кирәкми. Синең нәрсә җыйганыңны беләләр, алып киләләр, син аны сатып аласың яисә алмашасың.

Аралашу җиңеләйде, әмма икенче яктан башка әйберләр авырлашты. Табылмаган материаллар аз калды. Ниндидер сирәк әйбер очраса да, аның өчен кыйммәт сорыйлар.

Низами Ибраимовның фотолар тупланмасыннан
Низами Ибраимовның фотолар тупланмасыннан

– Халыктан алганыгыз булдымы? Кешеләр гаиләдә сакланган фотоларын китерәме?

– Татарларның беркайчан да алып килгәннәре булмады. Хәзер бит татарларның телне һәм мәдәниятне белми торган буыны яши. Мәсәлән, Мәскәүдә узган гасырның 30-50 елларында татар диаспорасы көчле булган. Алар үзара аралашкан, мәчетләргә йөргәннәр. Елга бер Сабантуй уздырып кына ятмаганнар. Ә инде менә хәзерге – 90нчы еллар буынында катнаш никахтан туганнар күп. Алар гаиләдә сакланган истәлекләрнең кадерен белү түгел, ни язылганын укый да алмый.

Үз гомеремдә бары бер тапкыр гына татар кешесеннән сатып алдым. Алмас идем – якыннарының мирасын сакларга киңәш итәр идем, аңлатыр идем. Ләкин бу кешенең хатыны күп әйберләрне чыгарып ташлаган булып чыкты. Чөнки гаиләдә беркем иске имляда укый белми, ә фотоларда кемнәр икәне билгесез. Бик күп китапларны чыгарып ташлаганнар. Шунда мин китапларны сатып алырга тәкъдим иттем. Ул сөенде. Күпмедер күләмдә фотолар, китаплар алып килде. Шулар арасында Исмәгыйль Гаспринский балаларының XIX гасыр ахырында төшкән фотолары да бар иде.

Низами Ибраимовның фотолар тупланмасыннан
Низами Ибраимовның фотолар тупланмасыннан

– Сатып алган фотолар кыйммәт торамы?

– Аның бәясе акча белән генә билгеләнмидер. Акчаны көн саен басып торалар, ә фото – ул кабатланмас мизгел. Икенче яктан, кесәңдәге соңгы йөз сумны бирсәң, ул сиңа кыйммәткә төшә. Ә инде йөз мең акчаң булып, ун меңен түләсәң, очсызрак булып тоелыр.

Монда сәүдәгәр осталыгын да эшкә җигәсең инде. Түбәнрәк бәягә сатып алырга тырышасың, күпмедер хәйләгә дә барасың. Кыйммәткә алсаң, икенче алып килгәндә кеше сиңа тагын да югары бәя куя.

Менә бервакыт Казанда иске фотолар тупланмасы сатып алырга туры килде. Хуҗасы аны сата алмый интегә иде, ә үзенә акча кирәк. Бик яхшы тупланма. Мин аны зур акчага сатып алдым, хәтта туганнарыма шалтыратып акча алып килүләрен сорадым.

Кайчакта 200-300 фотодан торган материал сатып аласың, арасында кызыклары, аерылып торганнары ун-егермедән артмый. Безгә бит инде этнографик яктан кызык ул фотолар: милли киемнәр булсын, кәләпүш, кырымтатарларда – фәсләр. Мондыйлары аз була. Күбесе көнкүрешне сурәтли.

– Низами әфәнде, коллекциягездә иң иске фото ничәнче елгы?

– XIX гасырның 60-70нче елларыдыр, мөгаен. Тик болар татарларга кагылмый торганнар, этник фотолар түгел.

– Араларында уникаль фотолар очрыймы?

Заһидә Бурнашева (арткы планда уңнан икенче). Низами Ибраимовның фотолар тупланмасыннан
Заһидә Бурнашева (арткы планда уңнан икенче). Низами Ибраимовның фотолар тупланмасыннан

– Бик күп кызык әйберләр табып була. Мәсәлән, Заһидә Бурнашева (Гыйффәт туташ – ред.) фотосы табылды. Беренче татар шагыйрәләренең берсе. Касыймнан ул, Борнашевлар нәселеннән. Беренче җыентыгы Мәскәүдә басылып чыккан. 17 яшендә өеннән качып китеп, Мәскәүгә килгән. Миндә аның әнисенә язган хаты да бар. Ул анда укып бетерүен, алга таба аны укытмаулары турында яза. Унсигез яшендә ул тагын өч кыз белән берлектә шәфкать туташы булып Балкан сугышына китә.

Алтын приискасы хуҗасы шагыйрь Закир Рәмиев (Дәрдмәнд), Төркия дәүләт эшлеклесе Йосыф Акчура сурәтләре бар. Соңгысы Русия империясенә түгел, Госманлы империясенә караганга күргәзмәгә кермәде.

Теләсә кайсы фото уникаль, ул бит мизгел, секундның бер өлеше генә. Моннан тыш, ул әле беренче чиратта документ та. Фотога кадәр сынлы сәнгать булган, әмма рәссам ясаган картинадан аермалы буларак, фотосурәт бер мизгелне күрсәтә. Рәссам ни теләсә шуны ясый, үзенең күзаллавын чагылдыра. Мона Лизаны ясыйсы килә икән, ул аны ел буе, ике ел, ун ел ясый. Мона Лиза картаеп үлгән дә инде, ә ул аны һаман ясый. Ниндидер шәрехләр өсти. Ошамаса, яңадан ясый. Ә фотода алай итеп булмый. Бер мизгел – кош очып узамы, күләгә төшкәнме – бу мизгел тотып алынган, аны үзгәртә алмыйсың. Хәзер без күнегеп беттек инде, бөтен җирдә камералар, гаджетлар, фото ясап була. Без фотоны фотога да санамыйбыз. Ике атналык ялдан ике-өч мең фото алып кайтабыз.

– Ә фото тапкан иң үзенчәлекле урын?

– Мәсәлән, Мәскәү өлкәсендәге Люберцыга барып, ломбардта бер күч татар фотоларын таптым һәм сатып алдым. Мин шуны аңладым – Аллаһы Тәгалә син нәрсә сорасаң, шуны бирә. Нәрсә эзләсәң, шуны табачаксың.

* * * *

2013 елда "Хәзинә" милли сәнгать галереясендә кырымтатарларның 1990 елларда Кырымга кайтуына, мәдәниятенә, сәнгатенә багышланган күргәзмә эшләде. Анда рәссамнар Рәмиз Нетовкин, Мамут Чурлу, Рамазан Усеиновлар эшләре, фотограф Рифкать Якупов фотолары һәм Низами Ибраимовның шәхси архивындагы фотолар да күрсәтелде.

Низами Ибраимов 1965 елда Сухумда туган. 1989 елда Кырымга кайта. Әмма әби-бабалары узган гасырның 20нче елларында төзегән йортка кайта алмый. 1944 елда кырымтатарлар илләреннән сөрелгәннән соң бу йортта хәзер башка кешеләр яши. Низами ага Тукайны уку өчен "татар телен махсус өйрәндем", дип әйтә. Кырымтатарча, татарча, русча, грузинча яхшы сөйләшә. Хәзерге вакытта Мәскәүдә яши.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG