Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрләр берләшмәсе җитәкчесе тоткарланган


Хәйдәр Хәлиуллин

"Лизинг-грант" програмы белән бүленгән акчаларны урлау эше нигезендә Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрләр берләшмәсе җитәкчесе Хәйдәр Хәлиуллин тоткарланган.

Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрләр берләшмәсе җитәкчесе Хәйдәр Хәлиуллин 12 апрельдә тоткарланган дип яза Татарстан матбугаты.

Былтыр октябрьдә Татарстан эчке эшләр министрлыгы "Лизинг-грант" програмын кулланып субсидияләр урлануы турында хәбәр иткән иде. Министрлыкның баш тикшерү идарәсе Русия җинаять кодексының 159.3 маддәсе нигезендә эш ачты. Әлеге эш нигезендә 24 гаепләнелүче арасында Хәйдәр Хәлиуллинның хатыны Марина Хәлиуллина һәм эшмәкәрләр берләшмәсенең мәгълүмати технологияләр комитеты җитәкчесе Тимур Әюпов бар.

"Лизинг-грант" програмын кулланып 20 миллион сумнан артык акча урланган диелә.

Хәлиуллинны тоткарларга мөмкиннәр дигән хәбәрләр матбугатта быел гыйнвар аенда ук йөри башлады. Ул вакытта Хәйдәр Хәлиуллин моны кире какты. "Беренчедән, берләшмәнең дә, минем дә бюджет акчаларын бүлүгә катышыбыз юк. Икенчедән, ни өчен гаепләргә мөмкин, аңлый алмыйм, безнең бар да чиста һәм үтәкүренмәле", дигән иде ул Inkazan басмасына.

XS
SM
MD
LG