Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин һәм Медведев узган елгы табышлары турында хисап бирде


Владимир Путин һәм Дмитрий Медведев
Владимир Путин һәм Дмитрий Медведев

Русия президенты Владимир Путин 2016 елда 9 миллион сумга якын акча эшләгән. Премьер-министр Дмитрий Медведевның былтыргы табышы 8,5 миллион сум тирәсе.

Владимир Путинның табышы 2015 ел белән чагыштырганда, 33 мең сумга кимрәк булган. Әлеге мәгълүмат Кремльнең рәсми сайтында чыгарылган декларациядә күренә.

Дмитрий Медведевның табышы, 2015 ел белән чагыштырганда, 180 мең сумга кимрәк булган. Декларациядә премьер-министрның ике ГАЗ автомобиле, 367 шакмак метрлы фатир һәм 49 елга арендага алынган 47 сутый җир кишәрлеге күрсәтелгән. Медведевның хатынында ике машина урыны һәм Volkswagen Golf машинасы бар. Декларациядәге мәгълүматка караганда, Светлана Медведева былтыр бер тиен дә акча эшләмәгән.

Март башында Коррупциягә каршы көрәш фонды Русия премьер-министры Дмитрий Медведевның байлыгы турында тикшеренү хисабын чыгарды. Хисапта күренгәнчә, Медведев коммерцияле булмаган фондлар аша Русия һәм чит илләрдә милек, яхта, авыл хуҗалыгы комплекслары үзләштергән.

Русия премьеры үзе әлеге тикшерүләрне "сафсата һәм буш кәгазь" дип атады.

XS
SM
MD
LG