Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә президентлыкка намзәтләр соңгы дебатларын уздыра


Франция президентына намзәт Эммануэль Макрон
Франция президентына намзәт Эммануэль Макрон

Франциядә 20 апрельдә президент сайлауда катнашучыларның соңгы дебатлары уза. 11 намзәтнең һәркайсына журналистлар сорауларына җавап бирер өчен 15әр минут вакыт бүленә. Аннан соң намзәтләр фикер алыша алачак.

Le Mond газеты уздырган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, дүрт намзәтнең икенче турга чыгу шанслары бар. Беренчелектә Эммануэль Макрон бара. Аңа сайлаучыларның 23 проценты тавыш бирергә мөмкин. Аның төп көндәше "Милли фронт" җитәкчесе Марин Ле Пенга сораштыруда катнашучыларның 22 проценты тавыш бирмәкче. Өченче урында уңчы "Республиканнар" фиркасе намзәте Франсуа Фийон, дүртенчедә - "Буйсынмас Франция" исемле сул тарафлы хәрәкәт җитәкчесе Жан-Люк Меланшон килә.

Франция президентын сайлау ике турда - 23 апрельдә һәм 7 майда узачак. Социологлар белдерүенчә, сайлаучыларның өчтән бер өлеше беренче турда тавыш бирергә бармаска мөмкин.

XS
SM
MD
LG