Accessibility links

чәршәмбе, 16 август 2017, Казан вакыты 22:33

Чиркәүгә миссионерлыкны мөселманнар арасында җәелдерергә тәкъдим ителә


Инҗил төрле телләргә, шул исәптән татарчага да тәрҗемә ителде

2060 елга дөньяда мөселманнар белән христианнар саны тигез булачак, дип саный американ тикшеренү үзәге. Русиядә чиркәүгә миссионерлыкны мөселманнар арасында җәелдерергә киңәш итәләр.

Pew Research Center американ тикшеренү үзәге дөньяда диннәр үсеше турында хисап чыгарды. Аннан күренгәнчә, 2060 елга дөньяда христианнар белән мөселманнар саны тигезләшәчәк. Хәзер 2,3 (31,2%) миллиард христиан һәм 1,8 (24,1%) миллиард мөселман булса, 2060 елга мөселманнар 3 миллиардка, ә христианнар 3,1 миллиардка җитәчәк. Шул ук вакытта Аллаһка ышанмаучылар, һиндуизм, буддизм вәкилләре кимиячәк, ә гомум халык саны артачак ди американ экспертлары.

Алар мөселманнарның саны артуны хәзерге вакытта күпчелекне христианнар тәшкил иткән Европада тууычылар саны кимү, ә үлүчеләр саны арту белән аңлата. Моннан тыш, мөселман илләрендә хатын-кызлар күбрәк бала таба. Демографиядән тыш, әле мөселман булмаучылар арасында да исламны кабул итүчеләр күбәя. Бу бигрәк тә яшьләр арасында күзәтелә, ди белгечләр.

"Независимая газета", мондый шартларда радикал исламнан янаган куркынычны туктату өчен, Русиядә традицион исламны яклау белән бергә, Урыс православ чиркәвенә күптөрле, бигрәк тә миссионерлык эшендә, ярдәм күрсәтелергә тиешлеген яза.

Бүгенге көндә чиркәүнең Үзәк Азиядән Русиягә килгән мигрантларны православ диненә күчерү эше инде алып барыла. Мисал өчен чиркәү мигрантлар өчен махсус тукландыру урыннары булдыра. Инҗил төрле телләргә тәрҗемә ителә.

Зөфәр хәзрәт Галиулла
Зөфәр хәзрәт Галиулла

Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиулла Азатлыкка әйтүенчә, христиан дине Русиядә гомер-гомергә дәүләт теле булып торды. Бүгенге көндә дә дәүләт теле. Ислам динен инде түзеп кенә торалар.

"Шул ук вакытта алар башка диндәгеләрне христиан диненә күчерергә тырышса да, булдыра алмый. Диндә бит динилек (религиозность) һәм эчке халәт (духовность) бар. Христиан динендә күбрәк динилеккә басым ясыйлар, ягъни тәреләр тагып, чукындырып йөриләр. Ислам динендә эчке халәткә игътибар итәләр. Халыкка бүген шул кирәк. Христианнар әле халыкның эчке халәте белән эшли белми, ләкин тырышу бара", ди ул.

Азия өлеше мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Нәфигулла хәзрәт Аширов Азатлыкка әйтүенчә, дәүләт тыкшынмаганда һәр дини оешма миссионерлык эшен алып барырга хокуклы.

"Әмма ул дәүләт акчасына эшләнсә, моны инде кабул итеп булмый. Бу кануннарны бозу булып тора. Ислам дине ничек инде тиз таралсын, чөнки мәчетләр дә җитешми, мөселманнар өчен уку йортлары да бик аз", ди ул.

Зөфәр Галиулла фикеренчә, дәүләтнең чиркәүгә булышуы ярылып ята.

"Чиркәү инде мәктәпләргә үтеп керде, анда укыту бара. Армиядә, төрмәләрдә үз кешеләре бар. Болар бит барысы да хакимият кулында һәм анда миссионерлык сәясәте зур адымнар белән бара. Хакимият рөхсәт биргәч, ярдәм итә булып чыга инде. Әле акчалата да ярдәм итә. Мөселманнарга бөтен җиргә дә юл ябык. Безне инде Таблигъ дип, башкасы дип бастырмакчы булалар. Таблигъ бит инде ул шул миссионерлык эше.

Мин Киров өлкәсендә эшлим, анда Киров шәһәрендә генә дә берничә христиан урта мәктәбе бар. Татарларга хәтта мәчет ачарга да җир бирмиләр. Мәктәпкә кертмиләр дә кертмиләр инде, моның өчен гел төрле кануннар уйлап табалар. Бу бөтенесе исламга каршы эшләнгән эш", ди ул.

Зөфәр Галиулла Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазен татарча гына сөйләү таләбе татар үз көенә үзе генә җырлап йөрсен, башкалар аңламасын дигән сүз дип саный.

"Татар телен мәчеттә өйрәтеп булмый, аны балалар бакчасында, гаиләдә өйрәтә башларга кирәк. Мәчеттә, әлбәттә, татарча сөйләргә кирәк. Мин дә Кировта башта татарча берничә сүз әйтәм. Әмма ярты сәгатьнең 10-15 минутын урысча да аңлат. Анда бит урысы да, таҗигы да бар. Алар да исламның эчке дөньясын аңларга тиеш. Йолага әйләндереп калдыру булмасын", ди ул.

Нәфигулла Аширов
Нәфигулла Аширов

Нәфигулла Аширов инде ислам китапларын татарча укучы да юк дип борчыла.

"Инҗилне татарчага тәрҗемә итәләр. Татарча укучы юк бит инде. Кем укысын аны. Без дә инде хәзер китапларны татарча бастырмыйбыз", ди ул.

Аширов фикеренчә, мөселманнар саны артып китәргә мөмкин дип куркыту – күз буяу, ягъни үзләренең позицияләрен ныгыту өчен әйтелгән сүз. "Имеш без соңга калып барабыз, ярдәм итәргә кирәк дип әйтмәкче булалар", ди ул.

Зөфәр хәзрәт Галиулла Русиядә мөселманнарны 70 мөфтияткә бүлү дә зур зыян сала дип саный. "Боларның бит барысын да дәүләт эшли. Мисал өчен Әлбир Кргановның яңа партиясен (мин аны партия дим – З.Г.) хөкүмәт төзеде. Димәк бу кемгәдер кирәк. Моны дәүләткә каршы баручылар эшли. Безгә бер җепкә ябышырга кирәк. Аллаһ шулай кушкан.

Әгәр Путин иртәгә килеп "Әйдә берләшегез" дип кычкырса, Равиле дә (Гайнетдин – ред), Камиле дә (Сәмигуллин – ред.), Әлбире дә (Крганов – ред.) үрә катачак. Президент әйткән сүзне барысы да ишетә, ә Аллаһ сүзен берсе дә ишетми. Бүген мөселманнарда сан сыйфатка әйләнмәгән. Халык саны сыйфатка әйләнгәндә миссионеры да, башкасы да куркыныч түгел", ди ул.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG