Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда банклар кризисында зыян күргән мөштәриләр Ассоциация төзергә җыена


Банк кризисында алданган мөштәриләр митингы
Банк кризисында алданган мөштәриләр митингы

Ассоциациядә әгъза булу өчен банклар кризисында югалткан сумнар бәрабәренә карап 1 сумнан 1000 сумга кадәр акча кертү кирәк булачак.

Татфондбанк, Интехбанк һәм Тимер банк кризисында зыян күргән мөштәриләрнең координация шурасы әгъзалары Ассоциация төзергә җыена. Бу Ассоциациягә әлеге банклардан кала Татагропромбанк мөштәриләре дә керәчәк. Бу хакта "Idel.Реалии"га "Җинаять һәм канунсызлыкка каршы" хәрәкәте башлыгы Дмитрий Бердников сөйләде.

Аның сүзләренчә, Ассоциацияне оештыручылар 12 кеше булачак, әгъза булып һәркем керә ала. Әгъза булу өчен банклар кризисында югалткан сумнар бәрабәренә карап 1 сумнан 1000 сумга кадәр акча кертү кирәк булачак.

Бердников әлеге Ассоциациягә физик һәм юридик затлар да керә алуын әйтә. "Оешма белән берничә кеше генә идарә итү дөрес эш түгел ул", ди Бердников. Ассоциация каршында ярдәм фонды төзеләчәк.

3 март Русия банкы Татфондбанк һәм Роберт Мусин төркеменә караган ИнтехБанкның лицензиясен алды. Шулай ук Анкорбанкның да эшчәнлеге туктатылды.

XS
SM
MD
LG