Accessibility links

Кайнар хәбәр

2 июньнән Казан белән Тифлис арасында очышлар башлана


Тифлис һава аланы

Georgian Airways авиаширкәте 2 июньнән Казаннан Тифлискә туры очыш ача. Тифлискә билетлар бүген, 24 апрельдә сатыла башлады.

"Казан" халыкара һава аланы сайтындагы җәдвәлгә караганда, Тифлискә очышлар дүшәмбе һәм җомга Boeing 737−700 очкычында башкарылачак. Әлеге тезмә 27 октябрьгә кадәр гамәлдә булачак.

Татарстан һәм Грузия башкалалары арасында очыш ачу турында апрель башында Татарстанның туризм комитеты рәисе Сергей Ивановның Georgian Airways ширкәте җитәкчесе Тамаз Гаиашвили белән очрашуыннан соң билгеле булган иде.

Грузия БДБ илләре арасында ял итәр өчен иң яхшы урын санала. Кайбер мәгълүматларга караганда, 2016 елда Русиядән Грузиягә туристлар агымы 12 процентка арткан.

26 апрельдән airBaltic һава ширкәте Ригага очышлар башлый. Очышлар атнасына ике тапкыр Казаннан дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе Boeing 737​ очкычларында булачак.

XS
SM
MD
LG