Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә һава һөҗүме нәтиҗәсендә кимендә 12 кеше һәлак булган


Кафр-Тәхарим шәһәре һава һөҗүменнән соң
Кафр-Тәхарим шәһәре һава һөҗүменнән соң

Сүриянең көнбатышындагы Идлиб вилаятендә урнашкан Кафр-Тәхарим шәһәре тирәләрен һавадан бомбалау нәтиҗәсендә кимендә12 кеше һәлак булган, берничә кеше яраланган. Хастаханәгә зур зыян килгән, ул хәзер ябык.

Корбаннар арасында тыныч кешеләр дә, сугышчылар да бар. Бу хакта хәрби гамәлләрне күзәтүче Сүрия хокук яклаучылары хәбәр итә.

Хастаханә вәкиле белдерүенчә, 14 кеше үтерелгән, алар арасында берничә авыру да бар.

Кафр-Тәхаримне Сүрия хакимиятеме, Русия очкычларымы утка тотканы, әлегә билгеле түгел.

Идлиб вилаяте – сугышчылар төркемнәре күпләп урнашкан төбәк.

XS
SM
MD
LG