Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең яртысы диярлек Медведевның вазифасыннан китүе яклы


Мәскәүдә коррупциягә каршы митингта
Мәскәүдә коррупциягә каршы митингта

"Левада үзәге" сораштыруына караганда, русияләрнең 45 проценты премьер-министр Дмитрий Медведев вазифасыннан китәргә тиеш дип саный.

"Левада үзәге" белгечләре уздырган тикшеренү нәтиҗәләрендә караганда, русияләрнең премьер-министрга ышанычы кими, дип яза РБК.

Әгәр 2016 елның маенда респондентларның 14 проценты Медведевка "тулысынча ышанган" булса, 2017 елның апрелендә әлеге күрсәткеч өч гына калган. Премьерга "бөтенләй ышанмаучылар" 14 проценттан 19 процентка кадәр арткан.

Март башында Коррупциягә каршы көрәш фонды Русия премьер-министры Медведевның байлыгы турында тикшеренү хисабын чыгарды. Хисапта күренгәнчә, Медведев коммерцияле булмаган фондлар аша Русия һәм чит илләрдә милек, яхта, авыл хуҗалыгы комплекслары үзләштергән.

Русия премьеры үзе әлеге тикшерүләрне "сафсата һәм буш кәгазь" дип атады.

26 мартта Русиянең дистәләрчә шәһәрендә коррупциягә каршы митинглар узды.

XS
SM
MD
LG