Accessibility links

пәнҗешәмбе, 29 июнь 2017, Казан вакыты 15:52

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләрнең татарча һәм русча белергә тиешлеген хуплый


Денис Вәлиев

"Хезмәткәрләрнең республиканың дәүләт телләрен, чит телләрне һәм җирле халыкларның телләрен белүе аларның үзләре өчен дә, башкарган хезмәтләрендә дә файдага", ди министр урынбасары Денис Вәлиев.

Татарстан парламенты дәүләт хезмәтендәгеләрнең телләрне (татарча һәм русча) белүе турында канун кабул итеп, ул раслангач, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы аның үтәлешен тиешенчә тәэмин итәргә әзер. Бу хакта Азатлыкка министр урынбасары Денис Вәлиев белдерде.

"Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең үз эшендә белемле, булдыклы булуы, республиканың дәүләт телләрен, чит телләрне һәм җирле халыкларның телләрен белүе аларның үзләре өчен дә, башкарган хезмәтләрендә дә файдага дип саныйм", ди Вәлиев.

Аның сүзләренчә, Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә оешмаларында телләрне өйрәнү һәм куллану мохитен киңәйтү өчен чаралар күрелә.

"Бу катлаулы һәм шактый озак мөддәтле эш Русия, Татарстан кануннары, дәүләт програмнары нигезендә башкарыла. Шул исәптән, сәүдә-сәнәгать ширкәтләрендә татар телен куллану киңәя.

Әлегә бу юнәлештә эшчәнлекнең нәтиҗәләре канәгатьләндерерлек булмаса да, мәгариф системасы, киң җәмәгатьчелек, мәгълүмат чаралары белән берлектә телләрне саклау, куллануда тәрәккыять булуына шикләнмим. Сәүдә-сәнәгать хезмәткәрләре, идарәдәгеләр телләрне куллану тигезлеген булдыруда актив катнашачак", ди Вәлиев.

Татарстан Дәүләт шурасының 21 март булган утырышында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев республикада дәүләт теле булган татар теленең аянычлы язмышы турында чыгыш ясады. 24 март Азатлык республикадагы барлык министрларга да "Татарстан Конституциясенә "дәүләт хезмәтендәгеләр ике телне дә – татарча һәм русча яхшы белергә тиеш" дип язуны кирәк дип саныйсызмы?" дигән сорау юллаган иде.

Бары тик ике министр гына Конституциягә дәүләт хезмәтендәгеләрнең ике телне дә әйбәт белүе турында язу кирәклеген хуплады. Азатлык килгән җавапларны барлап мәкалә әзерләде. Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җавабы соңарып килде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG