Accessibility links

Кайнар хәбәр

"ТФБ Финанс" мөштәриләре хөкүмәт бинасы каршына пикетка чыкты


Татарстан хөкүмәте каршында пикет
Татарстан хөкүмәте каршында пикет

3 майда "ТФБ Финанс" инвестиция ширкәте мөштәриләре Татарстан хөкүмәте бинасы янында каршылык чарасы башлады. Алар үзләрен мәхкәмәләрдә яклауны сорый.

Ризасызлык чарасы "Хәерле иртә! Вы про нас забыли? ДУшник ТФБ" дип язылган плакат белән уза. Бу хакта Idel.Реалиига активист Анастасия Кузнецова хәбәр итә.

Кузнецова сүзләренчә, соңгы ике көндә генә мәхкәмә 30 дәгъваны кире каккан, ә 16 очракта утырышны башка көнгә күчергән.

"Прокуратура аша килгән кешеләрнең дәгъваларын да кире кагалар. Кайчак прокуратура вәкиле әзерләнмичә килә. Прокурор утырышка бөтенләй килмәгән вакытлар да булды", дип сөйли активист.

Бүген Вахитов районы мәхкәмәсе "ТФБ Финанс" мөштәриенең дәгъвасын карый. Аларның унысы Татарстан прокуратурасы тарафыннан яклана. Бу атна дәвамында Вахитов районы мәхкәмәсе барлыгы 130 дәгъваны карар дип көтелә.

Алданган мөштәриләр сөйләвенчә, мәхкәмә утырышлары биш минуттан да озагракка сузылмый. Шушы вакыт эчендә хөкемдар кире кагу турында карар чыгарырга өлгерә. Элегрәк утырышларга Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы, "ТФБ Финанс", Үзәк банк һәм Татфондбанк вәкилләре килгән булса, хәзер алар катнашмый.

15 мартта мәхкәмә Казан прокуратурасының "ТФБ Финанс" ширкәтенә һәм Татфондбанкка дәгъвасын карый башлады. Прокуратура "ТФБ Финанс"ның ике мөштәриен Хисаплардагы акчаларны иминиятләштерү агентлыгы реестрына кертүгә иреште. Мәхәкмәдә җиңгән очракта, башка мөштәриләр дә әлеге реестрга кертелер, дигәннәр иде.

Русия Үзәк банкы 9 мартта "ТФБ Финанс" инвестиция ширкәтенең лицензиясен гамәлдән чыгарды. Ширкәткә акчаларын ышаныч белән идарә итү өчен биргән 1800 мөштәри бар.

XS
SM
MD
LG