Татарстан хөкүмәтенең баш ветеринар идарәсе "Лаеш" кошчылык комплексында кош кизүе ачыклануын хәбәр итте. Муниципаль берәмлек башлыклары һәм дәүләт ветеринар берләшмәләре җитәкчеләренә җибәрелгән белдерүдә, инфекциянең таралмавы өчен республика районнарында чаралар күрү мөһимлеге һәм тере кошлар сәүдәсе белән кошчылык комплексы ризыкларын сатуны чикләү кертү кирәклеге әйтелә.
Кош кизүен Татарстан төбәкара ветеринар лабораториясендә ачыклаганнар. Хәзер материал тагын бер тикшерүгә Владимир шәһәренә җибәрелгән.
"Лаеш" кошчылык комплексы – республикада иң өре авыл хуҗалыгы ширкәтләренең берсе. Анда йомырка салучы тавыклар саны 400 мең баш.