8 май АКШ президенты Дональд Трамп Грузия премьер-министры Гиорги Квирикашвили белән очрашты. Аларның бергә төшкән фотоларын президент администрациясе матбугат хезмәте таратты.
Грузия премьер-министры Квирикашвили Кушма Штатларда сәфәрдә. Трамп кабул иткәнгә кадәр ул АКШ вице-президенты Майк Пенс белән очрашты. Ике лидер да 25 ел дәвам иткән АКШ-Грузия стратегик хезмәттәшлегенә тугрылыкта булуын әйтте.
Пенс Грузиянең халыкара танылган чикләре эчендә бөтенлеген, суверенитетын АКШның хуплаганлыгын белдерде. Премьер-министрның илдәге сәяси һәм икътисади реформаларда лидерлыгын югары бәяләп, Грузиянең евроатлантика институтларына, шул исәптән НАТОга интеграциясендә АКШның ярдәмен раслады. Лидерлар шулай ук ике ил арасында икътисади һәм сәүдә мөнәсәбәтләрен ныгыту юлларын тикшерде, дип хәбәр итә Ак йорт.