Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ачык Русия" хәрәкәте әгъзасы Дарья Кулакова иреккә чыкты


Дарья Кулакова "Гарык" исемле протест чарасында катнашкан өчен ун тәүлеккә сак астына алынган иде.

Казанда "Ачык Русия" хәрәкәте шурасы әгъзасы Дарья Кулакова иреккә чыкты. Ул "Гарык" исемле протест чарасында катнашып Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать җыйган өчен ун тәүлек сак астында тотылды. Кулакованы туганнары һәм теләктәшлек белдерүчеләр, шулай ук "Ачык Русия" рәисе Александр Соловьев каршы алды, дип белдерә үзебезнең хәбәрче.

Михаил Ходорковскийның "Ачык Русия" хәрәкәте 29 апрельдә Русиянең дистәләрчә шәһәрендә "Гарык" исемле протест чарасы уздырды. Чарада катнашучылар Путинның 2018 елгы президент сайлауда катнашмавын таләп итеп аның кабул итү бүлмәләренә хатлар тапшырды.

Чарада Русия буйлап барлыгы йөзләп кеше тоткарланды. Иң күпсанлы тоткарлаулар Петербур белән Тулада булды. Анда полиция бүлекләренә дистәләрчә кеше китерелде.

XS
SM
MD
LG