Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дальний" бүлегенең элекке җитәкчесе эшен тикшерү кабат башланды


Тикшерүчеләр "Дальний" полиция бүлегенең элекке җитәкчесе Илгиз Әхмәтҗанов студентны кыйнаган дип саный.

Казанда "Дальний" полиция бүлегенең элекке башлыгы Илгиз Әхмәтҗановка тоткыннарны газаплау нигезендә ачылган җинаять эшен тикшерү кабат торгызылган. Бу хакта "Зона права" хәбәр итә.

2012 елдан сугыш ветераннары госпитале комиссиясе медицина белешмәсе нигезендә Әхмәтҗановка карата тикшерү туктатылып торган иде, чөнки ул дәвалануга салынды. Экспертлар вакытлыча авыр чир сәбәпле, полициянең элекке полковнигына 6-12 ай тикшерү чараларында катнашуны тыела дип әйтте. Хәзерге вакытта Татарстан тикшерү комитеты хезмәткәрләренең гаепләнүчедән башка гына тикшерү эшләрен алып бару ихтыяҗы туган.

2011 елның 22 февралендә хулиганлык кылуда шикләнелгәнКазан федераль университеты студентын "Дальний" бүлегенә алып киләләр. Полиция хезмәткәрләре аңа ким дигәндә 18 тапкыр суга, шул исәптән йозак ачкычы белән. Тикшерүчеләр фикеренчә, аннары 21 яшьлек студент янына камерага "Дальний" бүлеге башлыгы Илгиз Әхмәтҗанов кереп аны кыйный.

XS
SM
MD
LG