Accessibility links

пәнҗешәмбе, 17 август 2017, Казан вакыты 06:42

Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасы Украина президенты Петр Порошенкодан Русия сайтларын, шул исәптән социаль челтәрләрне ябудан кичекмәстән баш тартуны таләп итә.

Хокук яклаучылар Украинаның Кеше хокуклары һәм төп ирекләрне яклау конвенциясенең һәм Ватандашлык һәм сәяси хокуклар пактын имзалавы турында исенә төшерә. Алар Киевны илдә сүз иреген яклауны гарантияләргә чакыра.

Моннан тыш, Европа шурасы да Русия сайталарының Украинада ябылуы сүз иреген кысу була дип саный. Бу хакта Европа шурасының баш секретаре Турбьерн Ягланд белдерә.

16 майда Украина президенты Петр Порошенко Русиягә карата яңа чикләүләр кертү турында фәрман имзалады. Документка ярашлы, "ВКонтакте", "Одноклассники" социаль челтәрләре һәм "Яндекс" хезмәтләре һәм РБК сайты ябылачак. Шулай ук Татарстанның кайбер сәнәгать ширкәтләре дә чикләүләр исемлегендә кала.

XS
SM
MD
LG