Accessibility links

Кайнар хәбәр

Анатолий Антонов Русиянең АКШтагы яңа илчесе булачак


Анатолий Антонов тугыз ел илче булып торган Сергей Кислякны алмаштырачак.

Русия Дәүләт Думасының Халыкара эшләр комитеты Тышкы эшләр министры урынбасары Анатолий Антонов намзәтен Русиянең АКШтагы илчесе вазифасына билгеләүне яклады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Антоновка 62 яшь. Узган елның декабреннән министр урынбасары вазифасын башкара. Министрлыкта ул хәрби-техник хезмәттәшлек белән шөгыльләнде.

Ике ел элек Антоновны Европа берлеге, Канада, ә аннары Украинаның санкцияләр исемлегенә кертте.

Вашингтонда Антонов тугыз ел илче булып торган Сергей Кислякны алмаштырачак. Кыш көнне Кислякның АКШ президенты Дональд Трамп сайлау штабы белән Кремль арасында туган шау-шуда катнашы булуы ачыкланды.

Бүген Reuters агентлыгы Кисляк һәм АКШ президенты киңәшчесе Майкл Флинн берничә тапкыр Ак йорт белән Русия президенты Владимир Путин арасында рәсми булмаган элемтә каналын оештыру турында сөйләшүен хәбәр итте. Әлеге мәгълүмат әле рәсми расланмады.

XS
SM
MD
LG