Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиянең элекке президенты Александр Волков вафат


Александр Волков (с). 9 май 2013
Александр Волков (с). 9 май 2013

65 яшьлек Волков Русия федерация шурасында фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе урынбасары иде.

2000-2014 елларда Удмуртиядә президент Александр Волков Германиядә вафат булган. Русиянең кайбер мәгълүмат чаралары 65 яшьлек Волков яман шеш авыруыннан дәваланган дип белдерә. Волков Удмуртия җитәкчелегеннән киткәч Русия федерация шурасында фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе урынбасары иде.

Волковның президентлык вакыты республика җитәкчеләрен "башлык" атамасына калдыру чорына туры килде. 2011 елда Удмуртия парламенты депутатлары канунга үзгәрешләр кертеп, республика җитәкчесен "президент" урынына "башлык" дип атау турында тавыш бирде.

2015 елның августында "Удмуртия президенты" турындагы канунга үзгәрешләр кертелеп, республика җитәкчесенә булган ташламалар да бетерелгән иде.

"Президент вафатыннан соң гаиләсенә түләүләр, хокукый ярдәм, вазифадан киткәннән соң сәламәтлек саклау өлкәсендә ташламалар - барысы да бетерелә. Пенсия генә кала", диелде республиканың Югары мәхкәмәсе карарында.

2000 елда кабул ителгән "Удмуртия президенты" турындагы канунда республиканың элекке башлыгына пенсиягә эш хакының 75% өстәп түләү, вафатыннан соң гаиләсе һәм туганнарына алты пенсия күләмендә айлык түләү каралды. Моннан тыш элекке президентының элемтә, транспорт һәм медицинага чыгымнары республика бюджеты хисабыннан түләнә иде.

XS
SM
MD
LG