Accessibility links

чәршәмбе, 16 август 2017, Казан вакыты 22:34

Заманында Русиядә дәрәҗәле саналган Рәсүлия мәдрәсәсен торгызуга акча җыялар


Элекке Рәсүлия мәдрәсәсе. Вконтакте челтәре фотосы.

Троицкида Рәсүлия мәдрәсәсен торгызмакчылар. Вконтакте челтәрендә бу эшкә акча җыю башланды.

Чиләбе өлкәсенең Троицки шәһәрендә Рәсүлия мәдрәсәсен торгызырга җыеналар. Курган һәм Чиләбе өлкәләре мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Ринат хәзрәт Раев Азатлыкка әйтүенчә, Рәсүлия мәдрәсәсе булачак бина әлегә Троицки шәһәр милке санала, әмма май азагында аны мөселманнарга тапшырырга тиешләр.

"Проект-смета документларын инде эшләдек. Вконтакте челтәрендә төзекләндерү өчен акча җыя башладык. Иганәчебез юк", диде ул.

Троицки төбәк тарихын өйрәнүче Рәүф Гыйзәтуллин Азатлыкка әйтүенчә, инкыйлабка кадәр шәһәрдә җиде мәчет булган.

"Бу әле беренче, агачтан ясалган мәчетне санамаганда. Анысы иске булу сәбәпле 19 гасыр башында сүтелгән инде", диде ул.

Һәрбер мәчет каршында диярлек мәдрәсәләр эшләгән. Рәсүлия мәдрәсәсе Троицкида 1883 елда төзелә һәм алдынгы уку ысуллары тәҗрибәсе белән аның даны тирә якка тарала. Шул сәбәпле Рәсүлиягә Себер, Урта Азия, Казакъстан, Төньяк Кавказ, Идел-Урал төбәкләреннән килеп укыйлар.

Троицкида мәдрәсәне ачкан билгеле дин әһеле Закир Рәсүлев хөрмәтенә 2012 елда "Рәсүлев укулары" башлана. Гыйззәтуллин әйтүенчә, әлеге чарада Чиләбе губернаторы Борис Дубровский радикализмга каршы тору өчен мөселман яшьләрен укыту максатыннан Рәсүлия мәдрәсәсен торгызырга тәкъдим итә.

"Элекке мәдрәсәнең бинасы яртылаш җимерек булу сәбәпле Рәсүлияне Октябрь урамындагы элекке беренче мәчет урынында ачарга карар кылдылар. Анда элек шәһәр мәхкәмәсе урнашкан иде. Берничә ел элек таушалган дип мәхкәмә бинаны бушатты", диде Рәүф Гыйзәтуллин.

Рәсүлия мәдрәсәсенә яңа бина проекты
Рәсүлия мәдрәсәсенә яңа бина проекты

Әйтергә кирәк, инкыйлабка кадәр татарларга белем биргән мәдрәсәләр бихисап булса, хәзер аларның күбесе тарих битендә генә калган. Казанда Мөхәммәдия мәдрәсәсеннән тыш, Рәсүлия, мөгаен, торгызылучы икенче элекке дини уку йортыдыр.

Бүгенге дөньяви мәктәпләрдә БДИ сәбәпле ана телендә укыту бетеп барганда, мәдрәсәләрдә аны саклап булыр иде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, хәзер бу өлкәдә эш алып барыла.

"Татарча укытырга тырышабыз", диде ул Азатлыкка.

Филология фәннәре кандидаты Резедә Сафиуллина "Дин вә мәгыйшәт" газетында язуынча, кайсы гына татар авылын алма, аның тарихы авылның мәдрәсә, мәчет-мәхәллә тарихы белән бәйле. Башлангыч мәктәп шәкерте биш ел дәверендә уку, язу, арифметика, тарих, гарәп телен, Коръән уку кагыйдәләрен, шәригать нигезләрен үзләштергән. Башлангыч белем алганнан соң мәдрәсәдә гыйлем арттырган. Бер абруйлы имамның мәдрәсәсе, гадәттә, өлкәдәге берничә авыл балаларын укыткан. Биредә шәкертләр ислам фәлсәфәсе, мантыйк, фикыһ фәннәрен өйрәнгән. Изге Коръән теле буларак гарәп телен үзләштерүгә аерым игътибар бирелгән.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG