Accessibility links

Кабулда шартлау нәтиҗәсендә кимендә 50 кеше һәлак булган, 150дән артыгы яраланган. Бомба Германия илчелеге янында шартлаган.

Беренче мәгълүматларга караганда, илчелек янында машина шартлаган. Шартлау дулкыны берничә йөз метрдагы биналарны тетрәткән.

Кабул үзәге уратып алынган. Полиция тикшерүләр уздыра. Һөҗүмнең максаты билгеле түгел. Әлегә бер төркем дә шартлау өчен җаваплылыкны алмаган.

Әфганстан башкаласында киеренкелек арта. Төбәктә талиблар һәм "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме эшчәнлек алып бара. Май аенда америка илчелеге янында террор һөҗүме нәтиҗәсендә тугыз кеше һәлак булган иде. Былтыр июль аенда Кабулда соңгы 15 ел эчендәге иң канлы террор һөҗүме оештырылды - ике шартлау нәтиҗәсендә 80 кеше һәлак булды, 230дан артыгы яраланды.

XS
SM
MD
LG