Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга Пекиннан беренче авиарейс белән туристлар килде


Казанга Пекиннан килүче беренче туристлар (Казан һава аланы матбугат хезмәте фотосы)
Казанга Пекиннан килүче беренче туристлар (Казан һава аланы матбугат хезмәте фотосы)

31 майда Пекиннан Казанга ВИМ-АВИА ширкәтенең беренче очышы булды. Boing 777 очкычы 100 процент тулы иде, барлыгы 282 турист килде.

Очкычны Татарстан ягы тантаналы төстә каршы алды, дип хәбәр итә Казан һава аланы матбугат хезмәте.

Рейс бары тик Кытай туристлары өчен генә каралган, шуңа күрә ул һәрвакыт тулы булачак, диелә. Очкычтагы урыннар бары тик туристик юллама белән генә сатыла.

Очышлар сентябрь ахыры-октябрь башына кадәр атнасына бер башкарылачак.

Былтыр Казанда Кытайның Уйгыр автоном төбәге башкаласы Өремчедән килгән очкычтагы туристларны хөкүмәт дәрәҗәсендә кабул иткәннәр иде. Әлеге рейс былтыр көз туктатылып торды, быел әле яңартылмады.

XS
SM
MD
LG